Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
14 февраль 2020, 12:05

ЯҢА ЯНЪЕГЕТТӘ ОТЧЕТ ҖЫЕЛЫШЫ ҮТТЕ

Яңа Янъегет авыл советының отчет утырышын авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ирина Нигъмәтова ачты.

Ирина Александровна 2019 елда башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул милли проектларны тормышка ашыруга, мохтаҗларга ярдәм итүгә басым ясады. Биләмә башлыгы билгеләвенчә, РФ Президентының май указларында һәм республика башлыгы Радий Хәбировның Юлламасында билгеләнгән күп аспектлар власть һәм җәмгыятьнең үзара килешеп эшләү шартларында алып барыла. Атап әйткәндә, демография, гаиләләргә булышлык итү, яшәү шартларын яхшырту мәсьәләләренә кагылган мәсьәләләр буенча. Мөһим сорауларны хәл итәр өчен «юл картасы» төзелгән. Анда эшчәнлекнең барлык юнәлешләре дә исәпкә алынган: юлларны ремонтлау, урамнарны яктыртуны модернизацияләү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру.
«Анык эшләр» программасы ярдәмендә 2019 елда Яңа Янъегет авыл мәдәният йорты өчен музыкаль корылма сатып алынган һәм Иске Мошты авылында спорт мәйданчыгы коймасы яңартылган.
Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча 2019 елда мәктәптә җылы бәдрәф төзелгән. 2020 елда әлеге программа буенча Яңавыл авылында зират коймасын яңарту планлаштырыла. Ирина Александровна сүзләре буенча, 2019 елга төзелгән «Юл картасы» чаралар программасы буенча Бачкыйтау, Иске Мошты һәм Иске Янъегет авылларында урамнар ремонтланган. Республика акчасы исәбенә Иске Мошты авылында Тынычлык урамында һәм тыкрыгында урамнарны яктыртуга ремонт ясалган, августта Иске Янъегет һәм Иске Мошты авыллары мәктәпләре янында ясалма тигезсезлекләр ясалган һәм юл билгеләре куелган. Яңа Янъегет авылында җәмәгать үзәгенә газ кертү буенча зур эш алып барыла: казанлык төзелгән, тоташтырасы гына калган. Моннан тыш, халыктан чүп җыяр өчен 39 контейнер урнаштырылган. Тагын унны аласы калган. Бачкыйтау авылында ФАП һәм авыл клубы урнашкан бинага су һәм канализация үткәрелгән, шулай ук җылы бәдрәф төзелгән. Өч авылда рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләр бетерелгән.
Ирина Александровна үзенең чыгышында шулай ук 2020 елның Эстетика елы булуына басым ясап, агымдагы елга билгеләнгән эшләр планы белән таныштырды. Шул уңайдан биләмәдә төрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла.
Планнар һәм бурычларны Яңа Янъегет авыл советы авыл биләмәсе депутатлары тарафыннан тулысынча хупланган һәм тавыш бирү юлы белән карарлар кабул ителгән.
Утырышларда район Советы секретаре Алексей Горбачев чыгыш ясады. Депутатларга мөрәҗәгать итеп, ул болай диде:
- Төп эш юнәлешләре илебез президенты Владимир Путин тарафыннан милли проектлар билгеләнгән Указда билгеләнгән. Милли проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә һәркем үз өлкәсендә билгеләгән уңай динамика күзәтелә. Без бу юнәлештә алга таба да эшләячәкбез.
Республика башлыгы Радий Хәбиров үзенең Юлламасында билгеләгән өстенлекле мәсьәләләрнең берсе – Эстетика елы. Депутатлар корпусы тарафыннан положениедә кабул ителгән конкурсларга ныграк игътибар итәргә кирәк. Моңа коммерцияле, сәүдә структуралары һәм учреждениеләре дә кушылсын иде.
Моннан тыш, тагын бер мөһим момент – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләү. Әлеге зур датага багышлап төрле чаралар үтәчәк. Һәр мәктәптә «Сугыш турындагы дөреслек» уку конференцияләрен үткәрү планлаштырыла. Башта – районнар һәм шәһәрләр, аннары – республика дәрәҗәсендә.
2019 елда сез зур эшләр башкардыгыз. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм эшкуарлык өлкәләре җитәкчеләрен мактыйсы килә.
Гөлназ БӘХТИЕВА.
Читайте нас: