Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмый. Муса Җәлил илгә җыр булып кайта.
Аның исемен татар халкы мәңгеләштерә:Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә, Казан шәһәре үзәгендә аңа һәйкәл куела. Шагыйрьгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.