Яугир-интернационалистларны искә алу көне быел 10нчы тапкыр үткәрелә. Яңа Янъегеттә яшәүче Даут Галимуллин аны һәрвакыт олы һәм кадерле дата итеп кабул итә.
Даут Галимуллин тумышы белән Калтасы районыннан. Безнең төбәктә шәһәр төзелә башлагач, аның ата-анасы Кәчәүгә күчеп килә. Даут исә сигезенче сыйныфтан соң 15нче һөнәрчелек училищесына керә һәм тракторчы-машинистка укый - ул елларда егетләрнең күбесе тормыш юлларын шулай башлый.
Икенче санлы УТТда аңа бик зур Т-100 тракторын ышанып тапшыралар аңа һәм бораулау корылмасын тартып алып баручылар бригадасына эшкә билгелиләр. Ул елларда бораулау корылмалары зурдан була, һәм аларны куәтле трактор белән күчерәләр. Күз алдына китерегез әле, куәтле трактор бораулау вышкасын өстери. Юлда электр тапшыру линиясе очрый икән, аны вакытлыча сүтәләр, елга очрый икән, буа буалар, чөнки бораулау вышкасын күпер аша чыгарып булмый. Чып-чын романтика инде!
Әмма егеткә озак эшләргә туры килми. 1984 елның октябрендә Даут Галимуллинны Совет Армиясе сафларына алалар. Бу «әфган кампания»сенең кызган мәле була. Шуңа да Уфадан Төркмәнстанга алып киткәч, Әфганстанга баруларын барысы да аңлый.
Ашхабадта солдатларны уку бүлекчәсенә билгелиләр. Даут биредә БМП-2нең «оператор-төзәүчесе» һөнәрен үзләштерә. Ярты елдан соң яңа гына укып чыккан хәрбиләрне даими хезмәтләре урынына – Әфганстанның Көньяк Кундуз җирендә урнашкан мотоукчылар полкына озаталар.
«Сугышта миңа бәхет елмайды, чөнки исән калдым», - дип исәпли Даут Наилович. Шулай да яраланудан качып калалмый. Дошманнарның тылына рейд ясаганда, аларның БПМсы минага эләгә. Бу вакытта ул машинаның бронясында барган була. Шартлау нәтиҗәсендә ул юл кырыена оча: мина ярчыклары аяк сөяген чәрдәкли.
- Ушыма килгәндә мине носилкада алып китеп баралар иде инде. Барысын да күрәм, әмма бернәрсә дә ишетмим. Контузиядән саңгырауланганмын икән. Аллага шөкер, соңыннан ишетә башладым. Аякны алып калыр өчен исә табибларга озак көрәшергә туры килде, - дип искә ала әңгәмәдәшем.
Өч атнадан соң Союздан мәетләр йөртер өчен үзгәртелгән хәрби транспорт самолеты «Кара тюльпан» очып килә. Аңа мәетләрне төйиләр. Азактан Даут Галимуллинны да шунда кертеп салалар.
- Ташкентка килеп төшкәч, самолетның «корсагы» ачылды һәм берничә солдат керде. Минем исән икәнемне күргәч, алар мине күтәреп алдылар һәм, шатлана-шатлана, госпитальнең төп корпусына таба йөгерделәр, - дип дәвам итә Даут Наилович.
Ташкент хәрби госпиталендә солдатны тагын бер ай дәвалыйлар һәм алга таба савыгырга дип Кырымга җибәрәләр.
- Кырымда бик эссе булды, ә мин бинт белән уралып беткән, гипсланган килеш, көчкә-көчкә култык таягында йөрим. Ә менә Кара диңгезнең суы җылы сөт кебек иде. Диңгезгә чумып, рәхәтләнеп йөзәсе килә иде, - дип хатирәләре белән уртаклаша Даут Наилович.
Ул душка керә дә, гипсын чылатып, ипләп кенә сала һәм култык таякларында суга таба атлый.
- Галимуллин! Миңа таба кил әле! – ярда басып торган хәрби табибның тавышы Даут Наиловичны айнытып җибәрә.
Даут югалып кала, ипләп кенә судан чыга һәм култык таякларын да онытып, алпан-тилпән килеп табибка таба атлап китә.
- Ой, нинди молодец! – дип кычкыра тегесе һәм бөтен яраларын да карагач, авыруны киредән суга кертеп җибәрә.
Шул рәвешле Даут култык таякларыннан арына. Ә бер айдан соң Даут Галимуллинны өенә озаталар. Ул туган коллективына кайта, тракторчы булып эшли башлый. Әмма кышкы салкыннарда яраланган аягы трактор кабинасында өшеп, шешә башлый. Аңа автозаводка күчәргә туры килә. Монда аны конвейер операторы итеп куялар.
Әлеге вакытта Даут Наилович торбалар салучы кран машинисты булып эшли. Тулы бер коллективның эшчәнлеге аның намуслы эшләвенә бәйле, шуңа күрә ул бурычларын үтәүгә зур җаваплылык белән карый. Ул хәтта хәбәрче белән очрашыр өчен дә эшеннән сорап китә алмады. Шунлыктан миңа аның белән очрашуга эштән соң барырга туры килде.
Бүген Даут Галимуллин алты кыз атасы һәм өч оныкка дәү әти. Гаилә Яңа Янъегет авылында яши. Алар биредә 2004 елда кечкенә өй сатып алган һәм янында яңасын төзегәннәр.
Хатыны Светлана Николаевна белән Оренбург өлкәсендә танышканнар, Даут Наилович анда командировкада булган.
Ихатага кергәндә йөк машинасына игътибар иттем. «Хәзер авылда үз транспортыңнан башка дөнья көтеп булмый, - дип аңлатты хуҗа, - чөнки сыер һәм бозау асрыйбыз. Балалар булгач, сыер бик тә кирәк!»
Хуҗа кеше планнары белән дә уртаклашты. Җәй сарай төзергә, шунда сарык, тавык, каз асрарга тели икән. Бу ниятләре чынга ашар дип ышанам, чөнки ул тыныч тормышның һәр көненә шатлана һәм аны тагы да матурлар өчен барысын да эшләргә тели.