Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 февраль 2020, 20:50

ЯУГИРЛӘРНЕ ИСКӘ АЛДЫЛАР

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан районда төрле чаралар узды.

Николо-Березовкада, мәсәлән, Җиңү паркында тантаналы митингка җыелдылар. Күпме еллар узса да, бу сугыш кешеләр күңелендә һәрчак сакланачак, дип сөйләде чыгыш ясаучылар.
Редькино авылында Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда һәм башка локаль сугышларда һәлак булганнар истәлегенә куелган обелиск янында җыелучылар да шушы ук фикерне белдерде.
Илебез тынычлыгы өчен гомерләрен бирүчеләр хөрмәтенә бу көнне веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Читайте нас: