Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 февраль 2020, 20:30

АЛАР ТУГАН ИЛЕБЕЗНЕ ЯКЛАГАН

Иске Мошты авылы китапханәсендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган чара шулай аталды.

Очрашуга килгән Илфир Гависович Саматов, Иске Моштыдан Әфганстанда хәрби хезмәт үткән 10 ир-егетнең берсе. Күп сөйләргә яратмаганлыктан аның тормышы, әфган сугышы хакында чараны алып баручылар китапханәче Рәйсә Солтанова, яшь ярдәмчеләр Алина Шәйдуллина, Алиана Нурхәкимова һәм Разалия Минхазова сөйләделәр.
Иске Моштыдан «кайнар нокта»да хезмәт итүчеләр: Әхәтов Финис Данисович, Габдуллин Айрат Хәлфинович, Гиляева Римма Зиязтдиновна, Маснабиев Радик Рәфитович, Мирхәлимов Нәүбәт Мирзанурович, Мухитов Айрат Рәфитович, Саматов Илфир Гависович, Хәсәнов Дәлбир Әбүзәрович, Ягәфәров Равиль Нәсимович, Ягәфәров Фоат Нәсимович
Читайте нас: