Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 февраль 2020, 13:30

БИШЕНЧЕ ЕЛ КАТНАШАБЫЗ

Җирле башлангычларга булышлык итү программасы ярдәме белән быел Ялгызнарат авылында зиратны коймалаячакбыз һәм җиһазларны саклау өчен йортны ремонтлаячакбыз.

Безнең авыл биләмәсе бу программада бишенче ел катнаша. Бу вакыт эчендә Иске Каенлыкта зират коймасы яңартылды, Яңа Каенлык мәктәбендә тәрәзәләр алыштырылды, Яңа Каенлыкта балалар бакчасының шифер түбәсе профнастилга алыштырылды, былтыр Бөрнеш мәктәбендә тәрәзәләр яңартылды һәм җылы бәдрәф корылды.
Узган елның ноябрендә гомум җыелышта халык Ялгызнарат зиратын коймалау турында карар кабул итте. Анда һәркемнең туганы һәм якын кешесе җирләнгән, шунлыктан зиратның торышы күпләрне борчый. Ялгызнарат авылы старостасы Рифа­т Шакиров җитәкчелегендәге җиде кешедән торган ини­циатив төркем эш башлады инде. Һәр ихатадан 1725 сум акча җыярга карар ителде җыелышта.
Зилә Каламова, Яңа Каенлык авыл биләмәсе башлыгы. Рәсемдә: Бөрнеш мәктәбе
Читайте нас: