Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 февраль 2020, 14:45

ИҢ АКТИВ ХАЛЫК

Шушы көннәрдә үткән район ветераннар советы пленумында быел җәй отчет-сайлау конференциясе үткәрергә карар ителде.

Пленумда катнашучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева сәламләде һәм районда милли проектларны тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән күпкырлы һәм зур эшләр турында кыскача сөйләде. Ул Ул ветераннарны иң актив һәм җаваплы халык дип, район ветераннар советының һәм башлангыч ветераннар оешмаларының эшчәнлеген югары бәяләде.
Районда әлеге вакытта бер Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 193 тыл эшчәне яши. Лира Рифкатовна аларның яшәү шартларын яхшырту өчен бар чараларны да күрергә чакырды.
Пленумда район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Евгений Бармов «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнү уңаеннан районда яшьләргә патриотик тәрбия бирү системасын камилләштерү чаралары турында» темасына доклад белән чыгыш ясадылар.
Докладны тикшерүдә Шушнур авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Гыйләҗетдинова, яугир-интернационалистларның район оешмасы рәисе Надир Зикрин, Арлан авыл советының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Вера Исаева катнаштылар.
Район ветераннар оешмасы рәисе Ольга Степкина сүзләре буенча, 2019 елның декабрендә республика ветераннар иҗтимагый оешмасы пленумы үткән һәм анда 2020 елның ноябрендә республика отчет-сайлау конференциясен үткәрергә карар ителгән. Шуңа ярашлы, без дә июньдә үзебезнең район конференциясен үткәрергә тиеш. Ә аңа кадәр барлык башлангыч ветераннар оешмаларында да отчет-сайлау җыелышларын оештырырга кирәк.
Башлангыч ветераннар оешмаларының отчет-сайлау җыелышларында һәм район конференциясендә соңгы биш елдагы эшләргә йомгак ясалачак һәм киләчәккә планнар билгеләнәчәк.
Пленумда район ветераннар оешмасы конференциясен 26 июньдә үткәрергә кара иттеләр. Конференциягә делегатлар тәкъдим итү нормасы билгеләнде: авыл биләмәләренең башлангыч ветераннар оешмаларыннан – дүрт, белем бирү учреждениеләренең башлангыч ветераннар оешмаларыннан – бер, район үзәгендәге башлангыч оешмалардан - ике делегат. Делегатлар составына район ветераннар советы президиумы әгъзаларын һәм ревкомиссия әгъзаларын кертергә.
Башлангыч ветераннар оешмаларының отчет-сайлау җыелышларын февраль-март айларында үткәрергә кара ителде. Аларда биш кешедән торган башлангыч оешма советы, һәм совет әгъзалары арасыннан аның рәисе, урынбасары һәм башлангыч оешма секретаре сайланачак.
Рим Әхмәтов
Читайте нас: