Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 февраль 2020, 14:10

ӨЛКӘН БУЫН КОМПЬЮТЕР ӨЙРӘНӘ

Иске Мошты авылы китапханәсендә өлкән яшьтәгеләр өчен «Компьютер әвәслеге» укулары оештырылган.

Мавыгулар буенча клуб әгъзалары Фисә Салихҗанова һәм Вәсимә Шириязданова икенче ел инде компьютер грамоталылыгына өйрәнергә йөри. Олы яшьтә булуларына карамастан, алар яңа нәрсәләргә зур теләк белән өйрәнә. Бу көнне дә шулай – Google интернет-киңлекләрен үзләштерделәр.
Аларның нинди тырышлык белән өйрәнүләрен карап торуы да күңелле. Тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклекләре яңа нәрсәләр белергә теләүләре белән үрелеп бара.
Читайте нас: