Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 февраль 2020, 17:10

ЮЛ СОРЫЙБЫЗ

Җирле башлангычларга булышлык итү программасы республика халкына яшәү шартларын яхшырту мөмкинлеген бирә.

Безнең авылда бу программа берничә ел инде тормышка ашырылды, һәм аның ярдәмендә парк төзекләндерелде, Николо-Березовка мәктәбендә агач тәрәзәләр пластикка алыштырылды. Быел Николо-Березовка авылы беренче тапкыр проектын бөтен авыл түгел, ә Бакча урамындагы инициативалы төркем исеменнән тәкъдим итәчәк. Бу хәл мөмкин, чөнки авылда 6000нән артык кеше яши.
Бакча урамы күптәнге урам, әмма безнең авыл үскәннән-үсә бара, шуңа күрә урам да елдан-ел озыная. Йортлар урманга кадәр барып җитте. Әлеге урам «Дружба» һәм «Березка» бакчачылык ширкатьләре белән чиктәш. Вакыт үтү белән урам һәм бакчачылык ширкате арасындагы киңәйгән урыннан шәхси йортлар төзелеше өчен участоклар бүлеп бирделәр. Шулай итеп, Бакча урамында шәхси йортлар салынган «аппендикс» барлыкка килде. Әмма билгесез сәбәпләр белән бөтен урамга асфальт салганда, бу участок турында онытканнар. Биредә участокларны соңрак бүлүләре һәм йортларның да соңрак төзелүе аркасындадыр, мөгаен.
Үз вакытында йортлары янында асфальт җәелми калган Бакча урамында яшәүчеләр бу хәлне төзәтүләрен сорап хакимияткә еш мөрәҗәгать итәләр. Анда юл участогы зур түгел, халык актив, шуңа күрә Җирле башлангычларга булышлык итү программасында катнашырга карар иттеләр. Әлеге проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә урындагы халыкка йөрергә уңайлы булачак, ашыгыч ярдәм машинасына һәм башка коткару хезмәтләренә тоткарлыксыз үтеп йөрергә мөмкинлек барлыкка киләчәк.
2019 елның ноябрендә Бакча урамында яшәүчеләр белән җыелышлар үтте, һәм алар барышында «Бакча урамының 81нче санлы йортыннан 87А санлы йортына кадәрге юлга агымдагы ремонт» проекты беЛән чыгырга карар ителде.
Читайте нас: