Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 февраль 2020, 12:10

ФОЛЬКЛОРИАДА СИМВОЛЫНА КОНКУРС ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ!

Республикада Vl Бөтендөнья фольклориадасының халыкара вакыйга буларак үзенчәлеген чагылдырган иң яхшы символына конкурс игълан ителде.

Ул CIOFF®2020 символикасы белән беррәттән кулланылачак. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә Радий Хәбиров хәбәр итте.
“Футбол буенча дөнья чемпионатындагы гол кертүче бүрене хәтерлисезме? Безнең дә чагу һәм үзенчәлекле героебыз булачак. Аны дөньяның төрле почмакларыннан килүче кунаклар озак хәтерләрендә саклар, сувенир буларак алып кайтып та китәрләр әле. Җитди һәм җаваплы эш бу, чөнки бу символ белән Башкортстанны ассоциацияләштерәчәкләр. Арытаба исә бу фольклориада символы республикада лаеклы кулланылыш табачак”, - дип яза төбәк җитәкчесе.
Конкурска эшләр 31 мартка кадәр кабул ителәләр. Җиңүчене рәсми рәвештә 18 июльдә узачак Vl Бөтендөнья фольклориадасы ачылышы тантанасына чакырачаклар.
Конкурста катнашу географиясе чикләнмәгән, әмма үзебезнең авторлардан заявкалар күбрәк булсын иде, дип билгели Радий Фәрит улы.
Аннотацияләр белән конкурс эшләре [email protected] почтасына кабул ителә.
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: