Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 февраль 2020, 20:15

ИҢ МӨҺИМЕ – СТРУКТУРАЛАРНЫҢ ҮЗАРА КИЛЕШЕП ЭШЛӘВЕ

Район хакимияте баш­лыгы вазифасын башка­ручы Радик Гыйльмуллин, район хакимияте башлы­клары урынбасарлары, район учреждениеләре, эчке эшләр бүлегенең тер­риториаль бүлекчәләре җитәкчеләре катнашлыгын­да үткән киңәшмәдә полиция подразделениеләренең баш­карма власть һәм урында­гы үзидара органнары белән үзара килешеп эшләү аспект­лары турында сүз барды.

Киңәшмәне ачып, Радик Гыйль­муллин Башкортстан Респу­бликасы Башлыгы Радий Хәбировның муниципалитет­лар башлыкларын хокук саклау органнары белән үзара килешеп эшләргә, шулай ук ихтыяҗ ту­ганда полиция участковыйлары пунктларына ремонт ясау һәм аларны тәртипкә китерү пер­спективаларын тикшерергә ча­кыруы турында сөйләде.
Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлеге начальни­гы Денис Баклушин агымдагы елның гыйнварына оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары белән тыныштырды. Ул агым­дагы елның беренче аенда рай­онда криминал торышның ти­ешле күзәтү астында торуын, шунлыктан гыйнвар аенда күп юнәлешләр буенча бүлектә уңай динамика күзәтелүен билгеләде. Җәза бирелә торган гамәлләр, җәмәгать урыннарында исерек килеш кылынган җинаятьләр саны кимегән. Шул ук вакытта балигъ булмаганнар катнашлы­гындагы җинаятьләр арткан.
Шул ук ва­кытта, полиция начальнигы сүзләре буенча, юл-транспорт вакыйгалары саны арткан, шул исәптән зыян күрүчеләр белән дә. Аварияләрнең күбесе һава шартларының начар бу­луы белән бәйле. Денис Баклу­шин белдерүенчә, юл хәрәкәте хәвефсезлеген кисәтүгә аерым игътибар биреләчәк, исерек водительләрне ачыклау буенча эшләр активлаштырылачак.
Полиция участковыйлары пунктларына килгәндә, Денис Евгеньевич Яңа Янъегет һәм Яңа Нугай авылларында полиция участковыйлары пунктлары өчен аерым урын кирәк, диде. Әлеге вакытта бу авыл биләмәләрендә участковый пунктларының ае­рым керү юллары юк, алар социаль-кисәтү үзәкләре белән берләштерелгән, бу исә полиция участковыйлары пунктларына ку­елган таләпләргә җавап бирми.
Участковый пунктлары аерым бинада урнашырга, ә башка оеш­малар белән бергә яисә торак йортларда урнашкан булса, ае­рым керү юлы булырга тиеш.
Тикшерүгә чы­гарылган тагын бер мәсьәлә – Николо-Бере­зовка авылында куелган 30 видеокүзәтү камера­ларындагы язмаларны Краснокама районы буен­ча эчке эшләр бүлегенең дежур частенда күрү мөмкинлеген тудыру. Нәтиҗәдә полицейский­лар хәлне онлайн режим­да күзәтеп тора алачак.
Радик Гыйльмуллин сүзләре буенча, бу мәсьәләне хәл итеп булачак. 2020 елда «Хәвефсез шәһәр» система­сы буенча тагын өч видеокамера куелачак.
Утырышта шулай ук рай­он мәдәният бүлеге начальни­гы Эльвира Махатаева да чы­гыш ясады. Ул күләмле мәдәни чаралар үткәргәндә, мәдәният бүлегенең һәрвакыт полиция хезмәтенә таянуын билгеләде. Эльвира Махатаева шулай ук полиция начальнигына Фоль­клориада буенча репетицияләр ясаганда хәвефсезлекне тәэмин итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Район мәгариф бүлегенең тәрбия эше һәм уку дисципли­налары буенча методисты Люд­мила Галәкбәрова хокук бозу­ларны кисәтү буенча мәгариф бүлегенең хокук саклау орган­нары белән ничек үзара киле­шеп эшләүләре турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар яңа эш формалары һәм ысулларын тикшерде, агымдагы елга эш планнарын билгеләде. Авыл биләмәләрендә нәтиҗәле эшләр өчен полиция участковыйлары пунктларын тәртипкә китерергә кирәклеген билгеләнде.
Марина Журомскас
Читайте нас: