Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 февраль 2020, 17:25

ИСӘН-ИМИН ЙӨРСЕН БАЛАЛАР

Николо-Березовка мәктәбендә ата-аналар һәм укучылар катнашлыгында интерактив дәрес узды.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор Светлана Исакова караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлары тагылган киемдә йөрергә кирәклеге хакында сөйләде, ә балалар шул элементларны куллану буенча осталык дәресендә катнашты.
Инспектор юл хәрәкәте хәвефсезлегенә, юл кагыйдәләрен үтәүгә кагылышлы видеофильм да әзерләгән иде. Аны укучылар бик кызыксынып карады.
«Юлны аркылы чыгарга җыенганда капюшонны салырга, мобиль телефонны алырга һәм колакчыннарны салырга, машиналарның туктап бетүенә инанырга кирәк. Якынлашып килүче транспорт алдыннан юлга чыкмагыз. Бу куркыныч. Ул тиз генә туктый алмаска мөмкин!» - дип искәртте укучыларны инспектор.
Ә инде ата-аналарга ул балаларны юлларда дөрес йөрергә кече яшьтән үк өйрәтергә чакырды.
Бу көнне Светлана Исакова очрашуга үзе генә килмәгән һәм залдагыларны сюрприз көтә иде. Аның чыгышыннан соң залга үзенең тугры дусты Марта кушаматлы эт белән инспектор-кинолог Алексей Лазарев керде. Ул үзенең чик буе гаскәрләрендә үткән хәрби хезмәте турында сөйләде. Аннары эчке эшләр хезмәтендә җинаятьләрне ачуда, хокук бозган кешеләрне тотуда ярдәм итүче этләрне тәрбияләү, күнектерү серләрен ачты.
Читайте нас: