Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 февраль 2020, 16:05

ИКЕ ИСЕМЛЕ АВЫЛ

Миняевка авылы. Әллә Яңавылмы? Районда ике атамалы авыл бар: халыкта аны Миняевка дип йөртәләр, юл күрсәткечендә дә шулай языл­ган, ә рәсми рәвешетә Яңавыл дип исәпләнә. Әмма моннан гына асылы үзгәрми.

Тарихи документларда язылганча, Миняевка авылына 1919 елда Иске Янъегеттән күчүчеләр тарафыннан ни­гез салынган: тегесен язларын нык су баскан, шунлыктан кешеләр ераккарак күчәргә булган. Аның каравы, Миняев­ка тирәсендә бер генә сулык та юк – ком һәм тигезлек кенә.
Авылга беренче булып Минәҗетдин карт күчкән. Авыл­га исем бирер вакыт җиткәч, күчеп килүчеләр уйга калган: искесен калдыргач, Яңавыл дияргәме, әллә соң беренче кешесе хөрмәтенә Миняевка дияргәме? Бәлки, Яңавыл дигән атама шуннан килеп чыккандыр? Хәер, безнең рай­онда Шушнур авыл советына караган Яңавыл бар инде. Шуңа күрә почта еш кына бутала, күптән көткән доку­ментлар, адресатын эзләп, районның икенче башында йөри. Миняевкалылар үзләре күнеккән атаманы рәсми итүләрен тели дә соң. Ләкин Яңа Янъегет авыл биләмәсе башлыгы Ирина Нигъмәтова әйтүенчә, исем алышты­рырга акча күп кирәк. Былтыр җәй күп халык катнашлы­гында, бик зурлап авылның йөзьеллыгын уздырганнар.
Сугыш башланганда аңа тугыз яшь була, әмма эшкә барысын да йөртәләр. “Олылар кул белән чәчте, ә без, балалар, тырма белән тигезләп бардык. Төннәрен көлтә урырга булыштык. Бер елны атлар начар чир белән авырды һәм аларның барысын да суйдылар, алар урынына үгезләр алып кайттылар. Без үгезләрне куаладык”, - дип искә ала ул.
- Сугыш еллары нинди булып исегездә калды? – дип сорыйм.
- Куркыныч иде. Авыл юл кырыныда урнашканлыктан, Татариядән тимер юлга баручы солдатлар бездә еш тукталды. Әткәйне сугышка алмадылар. Анда йөрәк өянәге иде. Әмма комиссиягә барыбер чакырдылар. Кайткан саен өй буйлап йөргәнен һәм, бу юлы да фронтка алмадылар дип, елаганын хәтерлим әле. Йөрәгенең начар икәнен белми иде. Ул мине еш кына үзенә ярдәмче итеп йөртте, чөнки кешеләр җитмәде. Мине тартмага бастырып куя да тимерче күрегенә басарга куша иде.
- Җиңү көнен кайда каршыладыгыз?
- Кайда булсын инде? Басуда, әлбәттә. Бу авыр елларда безнең белән бригадир Шаях абзый җитәкчелек итте. Каты тотты безне малай. Хәтта клубка чыгарга рөхсәт бирмәде, йокыгыз туймаячак та икенче көнне юньләп эшләмәячәксез, дия иде, ә безнең, яшьләрнең, йөрисе килә иде. Җиңү көнендә ул килеп сугыш бетүен хәбәр итте, төшке аштан соң өйгә кайтып китәргә ярый, диде. Әмма җибәрмәде ул безне, барыбер көне буена эшләдек. Әмма моннан гына бәйрәмнең яме югалмады. Шатлыктан сикердек һәм кычкырдык, - дип искә ала әбекәй.
Рәсүнә Мөхәмәтгалиевна Миняевкадан беркая да китмәгән. Шушы авыл кешесенә кияүгә чыккан, өендә генә, табиб ярдәменнән тыш алты бала тудырган.
Читайте нас: