- Безнең чорда малайларның барысы да “сугышлы” уйнады һәм генерал булырга хыялланды. Сез кем булырга теләдегез?
- Минем бик тә колхоз рәисе буласым килде. Мин Редькино авылында күп балалы гаиләдә тудым. Гади авыл кешеләре булган әти-әниемә җиде баланы ашату, киендерү бер дә җиңел түгел иде. Шунлыктан әткәйнең иртән йоклап ятканын күргәнем булмады. Ул бик иртә торып, ихатага чыгып китә иде. Безне дә йоклатып яткырмады. “Иртә торсагыз, зур кешеләр булырсыз”, - дип кабатларга яратты безгә. Мисалга бригадир Михаил Исинбаев һәм колхоз рәисе Иван Васюткинны китерде һәрчак. Менә шуннан килә инде ул колхоз рәисе булу теләгем.
Редькино урта мәктәбен тәмамлагач, Уфага авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына керергә дип киттем. Керү имтиханнарын әйбәт тапшырдым, тик институтка мине алмадылар, чөнки ул елларда ике ел хезмәт стажы булган студентлар “модада” иде.
Туган авылга кайтырга туры килде. Абыем “Южарланнефть” идарәсенә контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре булып урнашырга ярдәм итте.
- Медицинага ничек килдегез?
- Эшемне ошаттым, әмма югары белем алу теләге китмәде күңелемнән. Өстәвенә, ике абыем нефть институтында укыды. Мин алардан калышалмыйм бит инде.
Ул елларда вузларда яшьләр арасында рабфак дип аталган хәзерлек бүлекләре эшләде. Безнең идарәгә Башкорт дәүләт медицина институтының хәзерлек төркеменә бер чакыру килде. Озак уйлап тормыйча, мин Уфага киттем. Рабфактан соң санитария-гигиена факультетына кердем.
- Мединститут һәм Сез – полковник. Ничектер бәйләнеш юк кебек?
- Ул елларда Куйбышев (хәзерге Самара) медицина институты каршында хәрби-медицина факультеты эшләде. Анда бөтен Союздан укыдылар. Дүртенче курстан соң миңа укуымны шул факультетта дәвам итәргә тәкъдим ясадылар. Мин шатланып ризалаштым.
1978 елда мин дәвалау-кисәтү эше белгечлеге белән хәрби табиб дипломын алдым һәм мине, медицина хезмәте лейтенантын, арытаба хезмәт итәр өчен Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәренә Урал хәрби округы штабына җибәрделәр. Штабта мине ракета полкының медицина пунктына табиб итеп куйдылар.
Бу вакытка мин өйләнгән идем инде, полкка хатыным Елена Сергеевна белән килдек.
- Хәрби табибны язмышы илебезнең кайсы якларына илтеп ташлады тагын?
- Хәрби хезмәтем ябык административ-территориаль берәмлек булган Свободный бистәсендә үтте. Монда мин дивизиянең медицина хезмәте начальнигы, медицина хезмәте полковнигы дәрәҗәсенә күтәрелдем. Хәрби хезмәттән киткәч, мине Нижний Тагилның хәрби комиссариатына хәрби-медицина комиссиясе рәисе итеп чакырдылар. Әмма анда бер генә ел эшләп калдым. 2003 елда Оборона министрлыгы Смоленскида дүрт бүлмәле фатир бирде. Тик анда яшәргә каласым килмәде, һәм мин туган авылыма кайттым.
Нефтекама хәрби комиссариатында табибсыз интегәләр иде, мине шунда ук эшкә чакырдылар. Монда мин 10 ел эшләдем. 2013 елда хатынымны җирләдем һәм эштән киттем.
- Пенсионер Роман Иликбаев ни эшләр бетерә соң?
- Җәйләрен Редькинода әти-әнием йортында яшим. Кышкы айларда сәяхәт итәргә яратам. Минем белән улым да юлга чыга. Сәяхәтләребездән ул видеофильм төшереп алып кайта.
- Роман Иванович, Сезнең белән Ватанны саклаучылар көне алдыннан очраштык. Кораллы Көчләребезнең бүгенге торышын ничек бәялисез?
- Соңгы елларда ил җитәкчелеге армиянең сугышка сәләтлелеген, личный составның осталыгын арттыру буенча байтак чаралар башкарды. Әмма безнең армиядә барысы да бик яхшы дип әйтә алмыйм. Ә менә ныклы “дүртле” куярга ярый.