Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 февраль 2020, 15:25

БҮЛӘККӘ СПЕКТАКЛЬ ҺӘМ КОНЦЕРТ

Яна Яньегет мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә бәйрәм оештырылды.

Башта Шәриф Хөсәеновның «Егерме елдан соң» драмасы куелды. Аны мәдәният йортының үзешчән «Тамаша» коллективы сәхнәләштерде. Глүзә Гарипова, Нәрисә Садыкова, Алмаз Саттаров, Найлә Юсупова, Фәүзия Әхтәмова, Румия Галиева башкарган рольләр тамашачы күңеленә үтеп керде.
Бәйрәмнең икенче өлеше концерт белән дәвам итте. Бәйрәм барышында Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан, Чечня, Дагстан, Осетия сугышларында катнашучыларны искә алып, шулай ук авылыбыздан армия сафларында хезмәт итүчеләрне хөрмәтләп презентация курсәтелде.
Бәйрәмебез кунагы Рәүф Төхбәтуллин гармун моңы белән күңелләрне ямьләндерде. Мәдәният йортының үзешчәннәре моңлы җырлары, дәртле биюләре белән тамашачыларга күңелле ял бүләк итте.
Румия Галиева
Читайте нас: