Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 февраль 2020, 19:20

60 ЕЛ БЕРГӘЛӘР

Карякин авылыннан Валентина Григорьевна һәм Василий Иванович Ершовлар кулга-кул тотынышып 60 ел гомер кичерә. Мәхәббәткә һәм үзара хөрмәткә корылган гаилә елдан-ел ныгый гына.

Ершовлар кызлары Татьяна һәм уллары Вячеславны үстереп олы тормыш юлына бастыра. Әлеге вакытта юбилярларның дүрт оныгы, биш туруны, бер турунының кызы бар.
Василий Иванович – БР Авыл хуҗалыгының атказанган эшчесе, күптән түгел 80 яшен билгеләде. Юбилярны котларга ветераннарның башлангыч оешмасы рәисе А.Дмитриев, хатын-кызлар советы рәисе һәм мәдәният хезмәткәрләре килде.
Василий Иванович хезмәт юлын 15 яшендә башлый. Тәгәрмәчле трактор сабанында эшли, намуслы хезмәте өчен аны Мәләвез шәһәренә машина йөртүчегә укырга җиәбәрәләр. Унҗиде яшьярымында ул водитель хокукын ала.
- Унсигез тулганны көтеп тормыйбыз, ярты ел гына калды, колхозда машина йөртүчеләр җитми, диделәр миңа, – дип искә ала Василий Иванович. - Мин аларны кире күндерергә тырышып карадым, әмма алар кул гына селтәде һәм права тапшырдылар.
Колхозга кайткач як-як стеналы машинада эшли башлый, аннары, "Мир" колхозының элеккеге рәисе В.Камалов үтенече буенча, хезмәт машиансына күчеп утыра һәм сигез ел колхоз рәисе Г.Ногмановны йөртә. Намуслылыгы һәм җаваплылыгы өчен Василий Ивановичны автогаражга механик итеп куялар.
Озак еллар колхоз автобусын йөртә, 3нче санлы Карякин бригадасын җитәкли, район Советына депутат итеп сайлана, биш чакырылыш урындагы совет депутаты була.
Туган җиргә, авыл кешесе хезмәтенә сөю улы Вячеславка да күчә. Ул фермерлык хуҗалыгы ачты, сарыклар үрчетә һәм яшь терлекләрне симертә.
Элиса Янышина, баш китапханәче.
Читайте нас: