Тыл хезмәтчәнен котларга укытучылары Надежда Владимировна белән 8нче сыйныф укучылары һәм китапханәче Людмила Виталиевна килделәр. Татьяна Павловна тормышы турында сөйләде, барысын да чәй белән сыйлады.
Олы яшьтә булуына карамастан, Татьяна Павловна үз дөньясын үзе көтә: идәнен дә юа, карын да көри, бакчасын да утырта, тәмле пироглар да пешерә. Үзе әйтүенчә, ул бер дә тик торалмый.