Көн тәртибендә Мари милли-мәдәни автономиясе рәисе Сатаева Раиса Андреевнаның отчеты, мари мәдәниятен һәм мари халкының үзаңлылыгын үстерү мәсьәләләре булды.
Әлеге вакытта Краснокама районында 7396 мари яши, бу барлык район халкының 27,8%ы дигән сүз. Конференциядә Йошкар-Олада үтәчәк II мари халыклары съездына 5 делегат сайланды.