Мин элек, песине тычкан тотар өчен генә асрыйлар, дип уйлый идем. Кимерүчеләр исә авылда буа буарлык: аз гына уяулыгыңны югалттыңмы, башыңнан йөгереп йөри башлыйлар. Шул чакта песи ярдәмгә килә дә инде. Тегенең исеннән дә курка диләр тычканнарны. Шуңа да авыл җирендә песисез йортлар бик аздыр. Инде бөтенләй песине “җене сөйми” торган хуҗалар гына булмаса.
Безнең йортта песинең төрлеләре яшәде – каралары, аклары, аклы-каралары, сорылары, сарылары... Кайсыларыдыр еллар буе безгә хезмәт итте, кайсылары кыска гомерле булды: я машина тапады, я агулы тычкан ашап үлделәр... Кайберсен үзебез дә юк итәргә туры килде: тычканга ау инстинкты чебиләргә ауга әверелгән иде аларының.
Адаштырып та маташкан булды песиләрне. Песи адашмый, диюләре хак: әллә ничә километр ераклыктагы күрше районга илтеп куеп та, ничәдер атнадан соң кайтканнары булды. Бер песиебез бездә 17 ел яшәде: картлыгы “йөзенә” чыккан иде, “бурзайланып”, каешланып беткәнчегә кадәр сузылды гомере.
Шунысын әйтәм, гади авыл песиләре чыдам, яшәүчән. Үләргә дип сузылып ятканнары да, комаклар белән канга батып сугышканнары да мантып, яшәүләрен дәвам итәргә мөмкин. Аннары алар үтә дә ягымлы, назлы. Аларны кулга алып сыйпасаң, алардан да “бәхетле” җан иясе юк. Алар аягыңа да килеп сырпалана, алдыңа да менеп утыра.
Токымлы песи бөтенләй башкача икән. Гаиләбездә мең ярым сумлык туры колаклы шотландия песие Лиза барлыкка килмәсә, мин бу җанварлар турында бик күпне белми калыр идем.
Лиза бөтенләй ягымлы түгел, хәтта ки кырыс. Аны кулга алсаң, ачуы кабара. Йоныннан да сыйпаттырмый, ә аның йоны торганы бер рәхәт инде менә. Шул кадәр йомшак, ефәк кебек; аны сыйпасаң, тынычланып китәсең. Шуңа да мин Лизаны, безнең «антидепрессант», дип атыйм.
Токымлы песи югарыга ыргырга ярата икән: шкаф түбәсе – Лизаның иң ярткан урыны.
Кырыс холкына карамастан, Лиза үзенчә безне бик ярата. Һәр көн иртә белән ул мине һәм кызымны тәрәзә төбенә утырып, эшкә-мәктәпкә озатып кала. Төшке аш тирәсендә тагын шунда менеп каршы ала – ничек безнең кайтыр вакытны чамалыйдыр? Без берәр кая китсәк, бүлмәдән бүлмәгә йөреп мияулап безне эзли икән.
Ул бик акыллы. Тиргәгәнне, ярамаганны шундук аңлый. Аның иртәнге ашы расписание буенча 6.30 сәгатьтә. Тормый ятсаң, песиебез караватка менеп, битебезгә сарыла, ялый, ничек тә уятырга тырыша. Ә инде бу да ярдәм итмәсә, соңгы чарага бара – чите купкан берәр обой кисәген тырмый башлый. Ул чагында инде сикереп торабыз.
Лиза гөлләргә үч. Күрмирәк калсаң, хәзер гөл савытын актарып ташлый. Бернинди тәрбия чаралары да аны тәртипкә утырта алмый.
Гаҗәп, әмма песи булса да, ул дрессировкага бирелә. Кызым аны гади командаларга өйрәтеп бетергән. «Садись», «Вставай», «Беляшь», «Кружись», «Дай лапу» һәм башка шуның ише командаларга буйсына теге. Әлеге дә баягы тамак “биетә” шул - кешене дә, малны да.
Мин фатирда песи асрауга гомергә каршы булдым: өйдә песи сидереп яту эшмени инде ул, дип уйлый идем. Лиза бу фикеремнән кире кайтарды. Шушы ел ярым эчендә ул безгә бик кадерле җан иясе, гаиләбезнең әгъзасына әйләнде. Хәзер мин песиләрен ачлыкка, интегүгә дучар итеп, урамга чыгарып ташлаган кешеләрне бигрәк тә аңламыйм.