Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 март 2020, 14:05

БАШКОРТСТАНДА «ӘТИ КАҺАРМАНЛЫГЫ» ҖӘМӘГАТЬ НАГРАДАСЫ БУЛДЫРЫЛДЫ

Башкортстан Республикасының Җәмәгать палатасы «Әти каһарманлыгы» җәмәгать наградасын булдырды. Награда республикада әтиләр институтын ныгытуга юнәлтелгән.

Җәмәгать наградасы белән балалар тәрбияләгән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм тергезү өчен шартлар тудырган, җәмәгать тормышында актив катнашкан әтиләр бүләкләнә.
Шулай ук 5 елдан артык уллыкка алынган балаларны лаеклы тәрбияләгән ир-егетләр, Ватанны саклаганда хәбәрсез югалган яки һәлак булган, хәрби яки гражданлык бурычын үтәгәндә яралану, контузия алу яисә эштә имгәнү, һөнәри чир нәтиҗәсендә балалары үлгән әтиләр бүләкләнергә мөмкин.
Награда материаллары электрон төрдә яки кәгазьдә Башкортстан Республикасының Җәмәгать палатасы аппаратында 2020 елның 15 апреленә кадәр кабул ителә. Конкурс комиссиясе 15 майга кадәр Җәмәгать палатасы советына карау өчен лаеклы кандидатуралар күрсәтә. Йомгаклар Палата сайтында басыла.
Бүләкләү тантанасы Русиядә Әтиләр көне уңаеннан 2020 елның 24 июнендә була.
Чыганак: https://tanrb.rbsmi.ru/
Читайте нас: