Программа Төмән шәһәрендә узган кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү буенча Бөтенрусия конкурсын яктыртты. Һәм конкурста җиңүче тарихи биләмә буларак нибары Николо-Берёзовкага гына аерым сюжет багышланды.
ВГТРКның үз хәбәрчесе Мурат Зарипов кыска гына вакытта безнең авыл турында да, проект хакында да сөйләде. Троице-Никольск храмының баш рухание Алексий атакайдан, район музее экскурсоводы Елена Некрасовадан, Совет секретаре, проект инициаторы Алексей Горбачёвтан, район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусиннан интервью алды.