Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 март 2020, 20:30

Хатын-кыз үзенә күпме акча тота?

Ямьсез хатын-кызлар бул­мый, ә ялкау хатын-кызлар була дигән сүзләр дөрес дип уйлыйм.

Әмма берәүләргә чибәрлек ту­мыштан бирелсә, икенчеләргә ул авыр бирелә, аларга үз өсләрендә эшләргә туры килә. Моның өчен алар катлаулы процедуралар яса­тырга да, сәгатьләр буе матурлык салоннарында утырырга да һәм шуның өчен зур суммалар түләргә дә әзер. Һичшиксез, гүзәл затларга үзләрен яхшы формада тотар өчен күпмедер акча кирәк. Хатын-кыз үзенә күпме акча тота? Без Халы­кара хатын-кызлар көне алдыннан гүзәл затларыбызга шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Ирина САБИТОВА, 25 яшьтә:
- Ай саен мин хезмәт хакымнан күпмедер сумманы үзем өчен алып калам, ә иремә әйтеп тормыйм, чөнки ул моны барыбер аңламаячак. Чәч кистерергә һәм буятырга – 2500 сум, маникюрга 700 сум кирәк һәм бизәнү әйберләренә якынча 1000 сум китә. Бу күп түгел дип уйлыйм. Танышларымның күпме акча түгүләрен күрәм дә, нәрсәгә кирәк бу дип аптырыйм, аңламыйм мин аларны.
Карина ӘХМӘРОВА, 36 яшьтә:
- Минем өчен иң мөһиме гәүдәм ма­тур, зифа буйлы булсын, шуңа күрә фитнес-күнегүләргә һәм бассейнга акча жәлләмим. Өч айга бер тапкыр Нефтека­мага солярийга барам. Әлегә битемә бо­токс яки гиалурон кислотасы кебек ра­дикаль үзгәрешләр кертергә кирәклеген күрмим. Бәлки, бер 10-15 елдан кирәк бу­лыр. Әлегә акча чәчләрне карарга гына китә, бу 2000 сум тирәсе.
Юлия ГАЙДУРОВА, 18 яшьтә:
- Мин яңа гына үзем акча эшли баш­ладым, шуңа күрә аны үземне карау­га тотарга жәллим. Яшь чакта болай да чибәр буласың, кыяфәтеңне үзгәртергә кирәкми, дип уйлыйм. Өч айга бер тапкыр чәчемнең очларын гына кистерәм, моңа якынча 2000 сум акча китә. Ә маникюр белән педикюрны мин үзем эшлим – бер авырлыгын да күрмим. Әмма чәчләрем өчен кыйммәтле шампуньнар һәм баль­замнар сатып алам.
Галия ӘКБӘРОВА, 47 яшьтә:
- Элегрәк үземә акча жәлли идем, ба­лаларыма нәрсәдер алырга тырыштым. Хәзер балалар үсте инде, үзләре акча эшли һәм миңа бүләкләр бирәләр. Яшь тә үзенекен итә, шуңа күрә бөдрәханәгә, ма­турлык салонына һәм бассейнга йөрергә күп акча китә. Гомумән, үземә аена 7-8 мең акча тотам. Мин моңа лаеклы дип исәплим, чөнки акчаны үзем эшлим.
Гөлназ Хәйдәршина
Читайте нас: