Дөньяда ир-атларныкы гына дип исәпләнгән һөнәрләр бар һәм хатын-кызларга аларда үзен күрсәтү авыррак. Әмма кайберләрендә гүзәл затларыбыз барыбер дә ир-атлар белән беррәттән уңышлы эшләүгә ирешә. Мәсәлән, бүген полиция сафларында эшләүче хатын-кызлар күп кенә. Ничек эш башлавы, полициядәге эшнең үзенчәлекләре турында без бүген Русия Эчке эшләр министрлыгының Краснокама районы буенча бүлегенең штаб начальнигы, эчке хезмәт майоры Лилия Мисбахетдинова белән сөйләшәбез.
- Лилия Тәлгатовна, полициягә кеше очраклы гына эләкмидер инде. Биредә эшләр өчен алдан әзерләнәләр, укыйлар. Менә Сез нәкъ полициядә эшләячәкмен дип кайчан карар иттегез һәм моңа ничек әзерләндегез?
- Хокук саклау системасында эшләү теләгем югары сыйныфларда туды, дөрес, нинди юнәлештә һәм кайда эшләячәгемне белми идем. Полициядә эшләүчеләрнең мәктәпкә килеп төрле әңгәмә, акцияләр үткәрүен ошата идем мин, формалы кешеләр үрнәккә куярлык кебек тоелды.
Шунда беренче мөмкинлек тә барлыкка килде; Нефтекама шәһәре 8нче мәктәбенең сигезенче сыйныфында укыганда, мәктәп базасында юридик көллияткә керергә тәкъдим иттеләр.
Көллияткә бик теләп кердем. Берьюлы мәктәптә дә, көллияттә дә укыдым Аннары Башкорт дәүләт хезмәте академиясенә «юриспруденция» буенча укырга кердем һәм аны уңышлы тәмамладым.
- Мондый һөнәр ияләренә башка җиргә дә эшкә урнашып була бит. Нишләп полицияне сайладыгыз?
- Полиция хезмәткәре булу теләге җиңде. Тагын да әниемнең чынга ашмаган хыялы бар иде – ул милициядә эшләргә теләгән. әмма килеп чыкмаган. Шуңа күрә ул минем теләгемне тулысынча хуплады.
- Әле генә укып чыккан кыз өчен авыр булган вазифадан эш башлавы кыен булдымы?
- Бар яклап та кыен иде, елаган чакларым да булмады түгел. Эш башлаганда турысы белән, «Карап карарбыз, чыдарсың микән», диделәр. Бернәрсә дә аңламаган яңа хезмәткәр белән тәҗрибәле хезмәттәшләрнең дә мәш килергә теләге юк иде. Шуңа күрә эшкә үзаллы өйрәнергә туры килде, соңыннан остазлар ярдәм кулы суза башлады - үз дигәнемдә нык торучанлыгымны һәм эшләргә теләгем барлыгын сизеп алдылар, күрәсең.
Ярты елдан соң мине Уфага һөнәри әзерлек үзәгенә җибәрделәр, анда полициядә эшләү нигезләренә өйрәтәләр иде. Укып кайткач, эшләве дә бераз җиңеләйде.
Соңыннан 2009 елда «лейтенант» званиесен бирделәр, шул ук елны штаб подразделениесендә анализлау, планлаштыру һәм тикшерү буенча өлкән инспектор булып киттем. Яңа звание – арытаба эшләү өчен зур этәргеч инде ул.
- Полициядә хатын-кызлар күп эшлиме? Сез эш башлаган вакытлардагы хәлләр бүгенгесеннән аерыламы?
- Мин килгәндә монда дүрт-биш хатын-кыз эшли иде, коллектив күпчелек ир-атлардан торды. Әмма соңгы елларда полициядә хатын-кызларның артуы күзәтелә. Бүген, мәсәлән, хезмәткәрләрнең 30 проценты - гүзәл затлар. Хатын-кызлар хәзер бөтен бүлекләрдә дә эшли.
- Лилия Тәлгатовна, бүген эшегез нидән гыйбарәт?
- 2018 елдан мин Русия Эчке эшләр министрлыгының Краснокама районы буенча бүлегенең штаб начальнигы. Штаб мәгълүмат-аналитика эше белән шөгыльләнә – биредә бөтен бүлекләрдән кергән мәгълүмат гомумиләштерелә, анализлана һәм системалаштырыла, отчет, доклад, планнар һәм башка документация әзерләнә. Бер сүз белән әйткәндә, кәгазь эше бу.
Моннан тыш, уку, тикшерүләр, урыннарга чыгулар, прокуратура, судлар белән үзара бәйләнеш, чаралар оештыру бар.
Тагын да график буенча профессиональ яраклылыкка зачет тапшырабыз: бу коралдан ату, физик хәзерлек, тестлар чишү.
- Эшегезнең йөрәгегезгә авыр алган чаклары бармы? Нәрсәгә күнегә алмыйсыз?
- Әлбәттә, бу елларда холкым кырысланды, әмма күңел йомшарган чаклар да була әле. Мәсәлән, кизү торган көннәрдә әни кешенең эчеп ятуын, ә балаларның үз ихтыярларында калуын, аларга куркыныч янавын күрергә туры килә. Мондый балалар бик кызганыч, аларның хәлләре яхшырдымы икән, дип тагын бик озак уйлап йөрисең.
- Күңелсез мизгелләрне онытырга нәрсә ярдәм итә соң?
- Мин табигатьтә ял итү, походка йөрүне хуп күрәм. Тагын да җырлаганда бар җаным белән ял итәм, ә җырларга мин бик яратам. Мин балачактан ук вокалга йөрдем, конкурсларда катнаштым. Хәзер ул мавыгу гына, әлбәттә, әмма ул бик күп начар уйлардан арындыра.
- Димәк, полициягә эшкә кермәгән булсагыз, без Лилия Мисбахетдинова башкаруындагы җырларны тыңлар идек?
- Бервакыт Сәнгать академиясенә укырга керергә теләгем бар иде – җырларга сәләтең бар, диде укытучыларым. Аннары язмыш та сәхнәдә чыгыш ясый башларга берничә кабат этәрде.
Шулай, Башкорт дәүләт хезмәте академиясендә укыганда, очраклы рәвештә мине «Ихлас» төркеменә тыңлап карарга чакырдылар. Җырлавымны Әнвәр Нургалиев бәяләде. Ни өчен Сәнгать академиясенә укырга кермисез, дип кызыксынды ул, талантны үстерергә кирәк, диде.
Ә минем өчен ул вакытта әти-әниемнең, туганнарымның фикере мөһимрәк иде – алар барысы да, җырчы җитди һөнәр түгел, дип санады. Шулай итеп җитди юл белән киттем инде мин.
- Юк, үкенмим, минем бит полициядә эшлисем килә иде, һәм бер хыялымны чынга ашырдым. Мине формада күргәч, әти-әнием, туганнарымның нинди горурлык кичерүен белсәгез!
Ведомствобыз төрле конкурслар, чаралар үткәрә, мин аларда рәхәтләнеп катнашам, җырлыйм. Шуңа күрә барысы да ничек кирәк, шулай килеп чыкты, дип уйлыйм.
- Эчке хезмәт полковнигы званиесен аласым килә, кем әйтмешли, генерал булырга теләмәгән солдат начар солдат ул.
Ә шәхси тормышыма килгәндә, гаилә корасым килә, чөнки бернинди эш тә гаилә учагын, балаларны алыштыра алмый.