Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 март 2020, 13:05

8 Мартка бүләкләр рейтингы билгеләнде

“Авито” сервисы, 8 Март бәйрәменә хатын-кызлар нәрсә алырга тели, дигән сорауга җавап эзләгән.

Сорау алуда катнашучылар берничә вариантны сайлап алу мөмкинлегенә ия булган. Аларның күпчелеге, төгәл генә әйткәндә, 41 проценты, ювелир бизәнгечләренә өстенлек биргән. 40 проценты исә бүләккә косметика, хушбуй алырга риза. Респондентларның 31 проценты сертификат бүләк иткән очракта, кирәк әйберне үзләре сайлап алырга риза икән. Хатын-кызның 23 проценты, туристик юлламалардан, 16 проценты гаджетлардан баш тартмас идек, дигән.
Шулай ук, алдагы ел белән чагыштырганда, быел гүзәл затны сөендеререгә теләүче ир-егетләрнең дә саны арткан, 90 проценттан 93-кә кадәр җиткән.
Чыганак: https://yeshlek.rbsmi.ru
Читайте нас: