Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 март 2020, 11:30

БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР!

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте.

Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — СИГЕЗЕНЧЕ МАРТ — ХАЛЫКАРА ХАТЫН КЫЗЛАР КӨНЕ.

Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын.
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!
Читайте нас: