Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 март 2020, 14:25

Берәүләр акча эшли, икенчеләр югалта

«2400 сум сал, 19200 сум аласың» - февраль азагын­да социаль челтәрләрдә менә шундый флешмоб башлап җибәрделәр.

Республикада яшәүчеләр ара­сында социаль челтәрләрдә яңа финанс флешмобы та­ралып килә. Кулланучылар­га «зәңгәр зона»дагы кешенең картасына 2400 сум акча са­лырга тәкъдим итәләр. «Акча салу белән сезне «кызгылт сары зона»га язып куялар. Ул си­гез кеше белән тулгач, зәңгәр зонадагы кеше 19200 сум ала һәм уеннан чыга», - диелә уен «кагыйдәләрендә».
Уенга кергән кеше тагын ике буй – сары һәм яшелне узар­га тиеш. Шуннан соң гына ул «зәңгәр зона»га эләгә һәм янәсе «тиктән генә» 19 мең сум ала.
Беренче көннәрдә мин бу «уен­ны» читтән генә күзәттем: со­циаль челтәрләр тасмасын­да таныш түгел кешеләрнең битләрендә реклама күренде. Ә инде бер-ике көннән соң дус­ларымнан текә флешмобка ку­шылырга чакырулар килә баш­лады. «Акча эшлә, җайлы гына бит», «Мин үземнең 19200 су­мымны алдым инде, син дә уй­нап кара», «Курыкма, уенга кер, бу алдашу түгел» - кызыктыр­гыч тәкъдимнәр шундыйрак булды.
Шундый хәбәрләрне укыган­да җайлы гына акча эшләп бу­лырына чыннан да ышаныр­га мөмкин – башкалар баеган бит. Әмма бу күңелсез яктан таныш булган пирамидаларга охшаган бит дип шикләнүемә танышларымның берсенең җавабы шаккатырды мине: «Мин җитештем, ашыксаң, син дә акча алырга өлгерерсең, ә калганнарга төкердем мин», - диде ул. Димәк, флешмобның ялган булуын күпләр үзләре аңлый, әмма барыбер уенга керәләр, өстәвенә туганнарын, якыннарын кыстыйлар. Җиңел генә акча эшләр өчен кешеләр акчаларын югалтуны гына түгел, ә якын кешеләренең ышанычын да куркыныч асты­на куя. Флешмобка керү «взно­сы» зур булмаса да, аны югал­тудан күңелгә барыбер кыен булачак. Ә сине аферага кертүләреннән калган начар хис озак күңелдән китмәячәк.
Әйткәндәй, бу схемада белгечләр чыннан да фи­нанс пирамидасын тоемла­ган. Электән мондый оешмалар башка схема буенча оештырыл­ган. Кагыйдә буларак, болар ба­рысы да «Караклык» маддәсе буенча җинаять эшләре һәм меңләгән ярык тагарак ал­дында калган акча салучылар белән тәмамланган. Чираттагы флешмобның ахыргы көннәре ерак түгел шикелле.
Фото: Башинформ
Лилия Насртдинова
Читайте нас: