Соңгы вакытта интеллектуаль уеннар җәмгыятьтә киң таралыш алды. Бу кроссвордлар белән артык мавыгу нәтиҗәседер, дип уйлыйм мин. Әмма кроссвордны ялгызың гына чишәсең һәм синең нинди акыллы икәнеңне беркем белми кала. Ә монда берничә дистә акыллы баш җыела. Моның ише уеннар квиз дип атала. Күптән түгел «Огни Агидели» гәзитеннән хезмәттәшләрем «Квиз, плиз» уенында катнашыр өчен үз командаларына чакырдылар мине.
«Квиз, please» уены Агыйдел шәһәрендә өченче ел үткәрелә икән инде. Аны Эльвира Асылова җитәкчелегендә шәһәрнең Яшьләр советы оештыра. Гадәттә, квизлар кафеда үткәрелә. Күрәсең, катнашучылар үзләрен иркенрәк тотсын өчендер инде. Шунда ук кофе, чәй эчеп алырга була. Бу яктан кафе хуҗаларына да файда, чөнки бераз булса да акча керә, реклама ясала. Агыйделдә квизлар яшь эшкуар Гүзәл Гәрәеваның яхшы кофелы һәм тәмле тәбикмәкле «Метелица» кафесында узды.
Командалар җидәү җыелдык: «Молодая гвардия», «Электроды», «Библио Пчёлки», «Золотая середина», «Одуванчики», «Друзья друзей Друзя» һәм безнең гәзитчеләр командасы - «ОгниВо» («Огни Агидели» гәзитеннән алынган). Катнашучыларның күбесе - яшьләр. Ә менә күрше өстәл артында утыручы «Друзья друзей Друзя» командасы безнең кебек «карт бурзайлар» иде, шунда ук боларның безнең төп көндәш булачагын аңлап алдык. Яшьләр үпкәләмәсен, әмма интеллектуаль уеннарда белем һәм интеллект кына җитеп бетми, тормыш тәҗрибәсе дә кирәк.
Уен темаларга бүленгән җиде раундтан, ә һәр раунд алтышар сораудан торды. Бер сорауга 30 секундтан алып бер минутка кадәр вакыт бирелде. Бер минут уйлаганнан соң җавапны карточкага язарга кирәк иде. Раунд азагында алып баручылар карточкаларны җыеп алды, һәм жюри очколар язды.
Бөтен сораулар да экранда күрсәтелде һәм кычкырып әйтелде. Сораулар төрле булды; берсендә сурәтләп бирелде; икенчесендә дүрт җаваптан бер дөресен сайларга кирәк иде; өченчесендә сорауга җавап эзләргә кушылды; дүртенчесендә көйне тыңлап, нинди җыр икәнен һәм башкаручысын белергә кирәк булды.
Сорауларга җавап бирер өчен я теге яки бу фән буенча белемнәр, я логик фикерләү һәм тиз төшенүчән булу таләп ителде. Дөресен әйтәм, квизларда уйнап тәҗрибә туплаган хезмәттәшләремнән аермалы буларак, мин икесенең берсендә дә осталык күрсәтәлмәдем. Еш кына, я Ходай, монысын каян беләләр икән болар, дип аптырып утырдым.
Мәсәлән, шундый сорау булды: «XIX гасырда Англиядә футбол матчларының берсендә бәхәсле моментта судья голны исәпләми. Бер сәүдәгәр-җанатар бәхәсне үз товары ярдәмендә хәл итәргә тәкъдим ясый һәм соңыннан бу футбол кагыйдәләрен үзгәртүгә китерә. Нәрсә тәкъдим итә ул?»
Фотоаппараттыр, дип фаразлады беребез. Әмма бу җавап күбебезгә ошамады, чөнки ике гасыр элек фотоаппаратның шулай киң таралган булуы икеле. Һәм шунда «Огни Агидели» мөхәррире Ирина Вилданованың кинәт кенә исенә төшкән кебек булды – бу ятьмә! Шулай булды да.
«Виноград, груша, чия, борчак, помидор, кабак, лимон, әфлисун. Шуларны берләштерүче тагын бер үсемлекне атагыз» дигән сорауга да ул җавап бирде. Мин уртак хәрефләрне, төшле җимеш ләрне эзләргә тотындым. Ә ул суган - Чиполлино, Джанни Родари әкияте герое булып чыкты.
«Май уртасында Америкадагы Холленд шәһәрендә нинди чәчәкләр бәйрәме үткәрелә?» дигән сорауга җавап эзләгәндә хезмәттәшләремә тиз тотып алучанлык та, инглиз телен белү дә булышты. Холленд – инглизчә Голландия, ә бу илдә лалә чәчәкләре киң таралган. Җавабыбыз дөрес булды.
«Ике санның суммасы 60ка тигез. Әгәр аларның берсен - 2гә, ә икенчесен 7гә тапкырласаң, аларның тапкырчыгышы суммасы 70кә тигез булачак. Нинди саннар турында сүз бара?». Филологларга 30-60 секунд эчендә боларны ничек чутлап чыгармак кирәк! Әмма журналист Лилия Заһитова, кәгазьдә тиз генә кушып-тапкырлап, мисалны дөрес чиште.
Кайчак пүчтәк кенә кебек тоелган сораулар да каушатты. Мәсәлән, билгеле «Оранжевая» җырында кыз бала нәрсәне сурәткә төшерми: а) һава; б) дөя, в) яшеллек, г) йолдызлар? Безнең буын кешеләре кызгылт -сары предметлардан торган бу җырны яхшы белә кебек, әмма җавапның йолдызлар икәнен оныттык.
Фильмнар һәм фильмнарга саундтрекларны билгеләүдән торган раунд безгә авыр бирелде. Анда алты җавапның икесе генә дөрес булып чыкты.
Яисә, мәсәлән, Нобель премияләренең кайчаннан бирелә башлавын белер өчен бөтенләй нык башлы булырга кирәк иде. Дүрт төрле җавап: 1899, 1901, 1900 яисә 1902 елдан башлапмы? 2020 елда яшәгәч, димәк, юбилей вариантын – 1900 елны - сайларга кирәк дип фаразлавыбыз ялгыш булып чыкты. Дөресе 1901 ел икән. Монда белергә кирәк инде! “Мартен Фуркад биатлон буенча Дөнья кубогын ничә ел рәттән ала?” дигән сорауга да җавап биргәндә дә белемебез җитеп бетмәде. Бел инде менә ул биатлон “патшасының” кубокларының ничә икәнен (7).
Әйтергә кирәк, командада фикерләр бүленсә, тавыш бирү оештырдылар: нинди җавап тавышны күбрәк җыя, шунысын карточкага яздылар. Хәбәрче Лариса Фомичёваның “Русиядәге иң зур елганы әйтегез” дигән сорауга дөрес җавабын “боздык”: иң зур елганың Обь икәненә ул безне күпме генә ышандырырга тырышып карасада, без “Идел” өчен тавыш бирдек һәм отылдык.
Шулай булуга карамастан, безнең команда баштан ук алга чыкты. Башта «Друзья друзей Друзя» безне узып китте, әмма 5 һәм 6 раундларда ставкалар ясау мөмкинлеге булды. Җавапларының дөреслегендә шикләнмәгән сорауларга +1 яисә +2 куясың инде. Дөрес, команда ялгышса, шунда ук очколарын югалта. Без ставка куярга батырчылык иттек шулай да. Мәсәлән, Сталинград сугышы геройлары хөрмәтенә мемориаль комплекс куелган калкулыкны атарга кирәк иде. Аның Мамай курганы икәнен ана сөте белән үк сеңдереп үскән буын бит без. Ә менә яшьләрдән торган командаларның бу сорауга дөрес җавап бирмәве аптыратты. Әнә шул ставкаларда көндәшләребезне узып киттек тә инде без.
Агыйдел журналистларының шәһәр «квизплиз»ларында җиңүләре беренче тапкыр гына түгел икән. Хәзер алар Нефтекамада уеннарда катнашырга җыена. Мин мондый уеннарның Николо-Берёзовкада да узуын теләр идем, чөнки бу кызыклы, мавыктыргыч, белемне арттыра һәм файдалы.