- Римма Вәгыйзовна, Сез ничек депутат булып киттегез?
- Декретта утырганда, минем янга еш кына күршеләр керә иде. Бер әби – түбәдән су ага, икенчесе – канализация тыгылды, өченчесе тагын нәрсәләр дип зарлана. Мин алар өчен инстанцияләр буенча йөри башладым. Халык моңа өйрәнеп китте. Бер заман Ольга Степкина миңа: «Барыбер кешеләргә ярдәм итеп йөрисең, депутатлыкка бар, ә без сиңа ярдәм итәрбез», - диде. Һәм менә икенче чакырылыш инде мин район Советында депутат.
- Депутат булгач, әлеге эш турындагы күзаллауларыгыз чынбарлыкка туры килдеме?
- Дөресен әйткәндә, юк. Нәрсәгә дә булса ирешер өчен миңа кабинеттан кабинетка йөрергә, кимсенергә, түбәнсенергә туры килде.
- Русиядә депутатларны яратып бетермиләр. «Мондый акчага мин дә башка бернәрсә дә эшләмәс идем» кебегрәк комментарийларны кабатлап тормыйм.
- Районда депутат эше өчен акча түләнми. Җәмәгать башлангычында эшлибез. Ә депутатларны яратмауларына килгәндә… Мәскәү буенча бәялиләр. Андагы депутатларның хезмәт хаклары турында Интернеттан укыйлар да.
- Дөнья буенча органнарда эшләүче хатын-кызларның саны арта. Русия бу яктан калыша. Менә безнең район Советында да ике генә хатын-кыз депутат. Сез ничек уйлыйсыз, нигә микән?
- Хатын-кызның эшчәнлегенә ир-атларның һәрберсе дә түзми. Ә хатын-кызлар үзләренә җаваплылык алырга һәм бер генә галстуклы ир-ат та булдыра алмаслык итеп ситуацияне үзгәртә алырга сәләтле.
Гомумән, хатын-кызлар бала тәрбияләп өйдә утырырга гына тиеш дигән традицион фикерләр әкренләп артта кала. Сәясәттәге хатын-кызларга килгәндә, гүзәл затларның депутат булып эшләүләрендә үзенчәлекле карашлары - кеше проблемаларын хатын-кызларча кабул итүләре чагыла.
Хатын-кыз-депутат ниндидер мәгънәдә «зур әни». Ир-ат үзенең позициясен ниндидер рәсми мәгълүматларга, саннарга таянып якласа, хатын-кыз исә беренче чиратта теге яки бу карары аерым кешедә ничек чагылыр дип уйлый. Хатын-кыз-депутат - ул, иң беренче чиратта, хатын-кыз. Хәер, аның тагын икенче ягы да бар. Төп эшне депутат эше белән бергә алып барырга, гаилә турында да кайгыртырга кирәк.
- Советта ике төрле караш – ир-атлар һәм хатын-кызларныкы буламы? Ир-ат-депутатлар Сезне аңламаган чаклар бармы?
- Бәхәсле мәсьәләләр туса да, без Рита Садыйкова белән ир-атларның карашларын үзгәртергә мәҗбүр итәбез. Бездә, гомумән, бик тату коллектив. Без эш буенча гына очрашмыйбыз, бер-беребезне бәйрәмнәр белән дә котлыйбыз. «Синең территорияң, минем территория» дип беркайчан да бүлешмибез. Авыл биләмәсе депутатлары белән элемтәне активлаштырырга кирәк.
- Район халкын нинди мәсьәләләр борчый? Беренче чиратта хәл итәргә кирәкле мәсьәләләр нинди?
- Халык ярдәменнән башка безнең бернәрсә дә килеп чыкмас иде. Шуңа күрә безнең сайлаучыларыбыз проблемаларын аңлатып, үзләре дә эшкә кушылырга тиеш. Асылда, депутатлар корпусы эше аша халык авыл белән идарә итүдә катнаша.
Минем сайлау участогында хәл ителмәгән проблемалар күп, һәм без аларны мөмкин булганча чишәргә тырышабыз. Мәсәлән, урман хуҗалыгы артында Монтажчылар урамында халык соравы буенча юл буена канау ярдык. Халык үзе дә көрәк тотып булышырга чыкты. Ел саен шул урам буйлап без грейдер белән үтәбез, ләкин файдасы юк, ком-таш булса да салырга кирәк.
Монтажчылар урамы баганаларында да бар җирдә дә ут юк. Макаренко урамын да яктырту таләп ителә. Яр урамында канализация үткәрү мәсьәләсен хәл итәсе бар. Комсомол урамында юл тауга таба менә, нәтиҗәдә яз көне су агып, кешеләрнең карбазларына су керә. Бу мәсьәләне дә ничектер хәл итәргә кирәк. Зенцов урамында чокырларны ямау таләп ителә. Ленин урамында, күпергә таба, тротуар кирәк. Ул участокта халык, аеруча укучылар, күп йөри.
Иң зур бурыч - Монтажчылар урамында яшәүчеләрне иске йортлардан күчерү. 1нче һәм 3нче санлы йортлар авария хәлендәге йортлар дип санала. Чиратта - 4, 5, 8нче санлы йортлар. Иске һәм авария хәлендәге йортлардан күчерү программасына керер өчен биредә дә йортлар буенча җаваплы кешеләргә һәм йорт хуҗаларының үзләренә дә кыймылдарга кирәк. Монтажчылар тыкрыгында яшәүчеләрне күчерделәр инде.
Гомумән, мәсьәләләр хәл ителә һәм хәл ителәселәре дә күп. Аның өчен бюджеттан акча бүлүләре кирәк, әмма мин әкренләп барысы да эшләнер дип ышанам.
- Депутат эшчәнлеген «Геркулес» үсмерләр клубы директоры һәм әни, хатын булу эшләре белән бергә алып барасыз?
- Бөтереләм, барысына да өлгерергә тырышам. Кызым Валерия зур инде. Ул бик акыллы, бөтенрусия һәм халыкара форумнарда катнаша. Ул рэп укый, текстын да үзе яза, клиплар төшерә. Кызым кияүдә, ире белән Ташкиновода яшиләр. Икесе дә спортчы, Валериянең - туризм буенча беренче разряд, ире - спелеолог. Ә мине өемдә этем Гаврюша һәм песием Маруська көтә. Ирем вахта ысулы белән Себергә эшкә йөри. Буш вакытым бик юк дияргә була, килеп чыкканда, табигать кочагында ял итәргә тырышабыз. Кызым белән киявем - чаңгыда, мин - чанада. Кичләрен бассейнга аквааэробикага йөрим. Әйткәндәй, анда да үземнең сайлаучыларым белән күрешәм, һәм алар миңа үзләрен борчыган сорауларын бирә. Депутатның эше төшке аш вакытында да дәвам итә. Җиңү, Зенцов, Ленин урамнары буйлап җәяү йөрим, кибетләргә керәм, халык белән аралашам.
- Сезнең яраткан мавыгуларыгыз нинди?
- Мин бакча карарга яратам. Бакчачылык белән шөгыльләнермен дип беркайчан да уйламаган идем. Баклажан, борыч чәчтем дә инде. Әбиләр төрле үрентеләр, орлыклар белән тәэмин итә. Мәсәлән, Мичурин урамыннан Фәүзия апа миңа лалә суганчаларын бирде. Мин җирдә чокынырга яратам икән. Хәтта помидорлар, чәчкәләр белән сөйләшәм.
- Сезнең тормыштагы девизыгыз нинди?
- Тырышкан табар, ташка кадар кагар. Тагын да: бер ишек ябык икән, икенчесе мотлак ачылачак. Минем «аның каравы» дигән тылсымлы сүзем бар. Берәр нинди төшенкелеккә бирелгәндә, ул миңа һәрвакыт ярдәм итә.