Авария Дүртөйле-Нефтекама юлының 61нче чакрымында булган. ЮХХДИ хезмәткәрләренең башлангыч мәгълүматлары буенча, бензин ташучы «КамАЗ», «Ford Focus» һәм «Skoda Octavia» машиналары бәрелешкән.
- "Ford" машинасынының ике кешесе һәлак булган. Шулай ук, әлеге авариядә зыян күргән ике кеше бар. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана, мәгълүматлар соңрак билгеле булачак, - дип хәбәр итәләр ЮХХДИ идарәсендә.