Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 март 2020, 14:15

Чибәрлек бәйгесе

Районда «Мисс Краснокама-2020» конкурсы узды

Районда 8 Март алдын­нан күптәннән инде матур­лык конкурслары булга­ны юк. Һәм менә, ниһаять, районның яшьләр сове­ты мәдәният бүлеге һәм яшьләр эшләре буенча ко­митет булышлыгы белән әлеге күркәм традиция­не яңартырга карар итте. Туры мәгънәсендә күркәм традиция, чөнки 6 мартта үзәк район мәдәният йор­ты сәхнәсе «Краснокама сы­луы-2020» конкурсында катнашучы тугыз кызның матурлыгына һәм зифалы­гына күмелде.
Катнашучылар төрле яклардан иде: Яңа Нугай, Яңа Каенлык, Куян һәм, әлбәттә, иң күп сылу­ны «биргән» башкала - Николо-Бе­рёзовкадан. Катнашуылар төрле яшьтә - 14тән 23кә кадәр булды. Кемдер мәктәптә генә укый әле, кемдер югары һәм урта белем бирү йортларында укый, ә кемдер исә инде эшли. Катнашучыларның тышкы һәм эчке матурлыгын «Гранд-Логистик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең гене­раль директоры Рөстәм Минәҗев рәислеге астындагы компетент­лы жюри бәяләде. Жюри нигездә ир-егетләрдән торды, һәм бу аңлашыла да: хатын-кызның ма­турлыгын алардан башка тагын кемгә бәяләргә инде? Әмма бу ир-егетләр компаниясе арасында ике кыз да булды – хатын-кызларның эчке чибәрлеген бәяләүчеләр: Не­фтекама шәһәренең «Корица» ма­турлык студиясенең хуҗабикәсе һәм «Мисс Нефтекама-2018» кон­курсы җиңүчесе Эльвина Мулла­янова.
Катнашучыларны һәм тамаша­чыларны район Советы рәисе Ай­рат Мортазин сәламләде, һәм ан­нары таҗ өчен «көрәш» башланды. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар үзләренең кулина­рия осталыкларын күрсәтте. «Ви­зитка» конкурсы 2-3 минут эчендә катнашучылар белән таныштыр­ды, аларның эчке дөньясын ачты. «Минем талантым» конкурсында катнашучылар концерт номерла­ры тәкъдим итте: җырлады, бие­де, шигырь укыды, әкият сөйләде һәм Николо-Березовкадан Милана Сәйфуллина хәтта тхэквондо буен­ча чыгыш әзерләгән. Аннары ике дефиле булды – купшы киемнәрдә һәм кичке күлмәкләрдә. Кызлар тегеләрендә дә, боларында да бик матур күренделәр.
Рөстәм Минәҗев әйтүенчә, җиңүчене сайлавы жюрига бик авыр булган. Әмма шулай «Мисс Краснокама-2020»нең җиңүчесе сайланды, ул Яңа Каенлыктан 14 яшьлек Нәзлия Рәхимова бул­ды. Барлык катнашучылар да иганәчеләр - «Хазина-тур» ту­роператоры, «Гранд-логистик» җәмгыяте, «Корица» матурлык сту­диясе, «Koreikashop» сыйфатлы ко­рея косметикасы кибете һәм «Лён» фотостудиясеннән бүләкләр алды.
Ирина Вәлиева
Читайте нас: