Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 март 2020, 21:15

Халык чиста, матур, уңайлы ихаталарда яшәргә тели

Николо-Березов­ка авылында күпфатрилы йорт алларын төзекләндерү буенча актив эш алып барыла. Быел бу юнәлештә эшләрнең ничек дәвам ителәчәге турында урындагы власть һәм авыл халкы чираттагы җәмәгать тыңлауларында сөйләште.

Очрашу башында Николо-Березовка авыл биләмәсе башлыгы Марсель Солтанов кешеләргә йорт яннарында рөхсәтсез төзелгән гаражларны, куралтыны, бакчаларны бетерергә кирәклеген тагын бер кат аңлатты.
- Бу объектларны җимерү буенча эшне башлавыбызның сәбәбе шул – алар ихаталарны төзекләндерү буенча эшләрне алып барырга комачаулый. Аңлаешсыз төзелешләр, бакчалар, чүп үсеп утырган участоклар бөтен кешеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирми. Ә бит район үзәгенең урамнары, ихаталарының матур, чиста, пөхтә итеп күрәсе килә. Шуный өчен шулай эшлибез дә инде, - диде Марсель Мазһарович.
Аннары янгын күзәтчелеге буенча инспектор Илдар Лотфуллин, бина һәм корылмаларга 15 метрдан якын торган вакытлыча төзелешләр тыела, дип аңлатты. Димәк, биләмә хакимиятенең бу төзелешләрне бетерү буенча гамәлләре законлы. Инспектор йортлар арасында янгынга каршы өзеклекләр дә булырга тиешлеген искә төшерде, тик аларны бүген тоташ коймалар каплый. Димәк, янгынга каршы хәвефсезлекне исәпәк алсак, коймалар булмаска тиеш.
Авыл биләмәсе хакимиятенең йорт алды территорияләрен «чистарту» буенча эшенең кирәклеген Нефтекама водока­налы, электр челтәрләре взкилләре дә дәлилләде. Рөхсәтсез төзелгән гара­ж, койма, бакчалар кирәк чагында су торбаларын юдыртырга, канализацияне чистартырга, баганаларда чыбыкларны алыштырырга һәм башка эшләрне башкарырга ирек бирми, дип ассызыклады алар. Үзәкләштерелгән коммуникацияләргә керү юллары һәрчак ачык булырга тиеш.
Аның каравы, төзекләндерү буенча эшләр авылның йөзен яхшы якка үзгәртергә тиеш.
Мәсәлән, Марсель Мазһа­рович сөйләвенчә, быел Төзүчеләр, Юл, Карл Маркс, Яшьләр урамнарында һәм Кама урамының бер өлешендә күпфатирлы йорт территорияләрен төзекләндерергә ниятлиләр. Аларны төзекләндерү буенча «Красно­камстройзаказчик» предприятиесе тулы бер проект төзегән, аның белән авыл кешеләрен оешма җитәкчесе Алек­сандр Брехов таныштырды.
- Әлеге микрорайоннарны төзекләндерү проекты 1970 елларда төзелгән, ул чакта машиналар да аз булган, башка үзенчәлекләр дә исәпкә алынмаган. Хәзер йорт алды территорияләрен проектлауга таләпләр шактый үзгәрде. Проектта без һәр ихатада машина кую урыннарын, балалар мәйданчыкларын, җәяүлеләр сукмакларын, ял почмакларын, спорт мәйданчыкларын исәпкә алыдк, - диде Александр Леонидович яңа проект белән таныштырып.
Бу проект буенча шушы урамнардагы йорт яны территорияләрендә 300гә якын парковка урыны, 15 километрдан артыграк тротуар, булганнарын да кертеп 10лап балалар мәйданчыгы, волейбол, баскетбол һәм футбол мәданчыклары булырга тиеш.
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр төзекләндерү проектын хуплады, күпләре рөхсәтсез төзелгән корылмалардан котылырга кирәклеген таныды. Тагын да николо-березовкалылар авыл биләмәсе тарафыннан башланган үзгәрешләрне ахырга кадәр җиткерүләрен сорады – халык чиста, матур, уңайлы ихаталарда яшәргә тели.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: