Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 март 2020, 19:25

Вирус бар. Битлекләр юк

Дөньяда коронавирус таралуын дәвам итә.

Ә район үзәгендәге даруханәләрдә медицина битлекләре юк – складта булмаганлыктан аларны китермиләр. Медицина битлекләрен яңа вирус таралуы турында хәбәр булу белән үк күпләп сатып ала башлаганнар икән – күрәсең, алдан күрүчән кешеләр, запаска алып җыйганнар. Шундый шау-шуда акча эшләп калу мөмкинлеген күреп, кайбер товар куючылар, ә алар артыннан даруханәләр дә медицина битлекләренә хакларны күтәрделәр.
- 2017 елдан медицина битлекләре пакеты (пакетта 5 данә) бездә 25 сум торды. Бездә бөтен партяне сатып алып бетергәч, яңа партияне китермиләр – складларда юк диләр, - дип аңлатты даруханәләрнең берсендә фармацевт.
Ә бит шау-шу кызган чакта кайбер даруханәләр битлекләрнең ике-өчен 70 сумнан сатып өлгерде. Якынча шул вакытта мин Интернет аша “гадәти“ көннәрдә 90 сумга сатылган күп тапкыр кулланып була торган битлеккә заказ бирдем. Заказны алыр вакsn җиткәч, якынча бер атнадан соң, сатып алуларны оештыручы акчаны китер кайтарды һәм болай диде: «Алып булмады, аларның бәясе 10 тапкырга артып кына калмаган, ә сатуда да беткәннәр».
Медицина битлекләре менә шундый гаугалы әйбергә әйләнгән икән. Әмма февраль башында республика парламенты депутаты Римма Үтәшева, республикада медицина битлекләренә ясалма бәяләр арттыру юк, дип белдерде. «Бездә бары да таныч. Битлекләр дефицитка әйләнмәде. Без эре даруханәләр челтәрләре директорлары белән сөйләштек. Ваклап сату бәясе 3,8-8 сумлап», — диде ул.
Ләкин бүген битлекләргә бәяләрне арттыру гына түгел, алар үзләре дә юк. Һәм без кергән даруханәләрдә аларның кайчан булачагын әйтмәделәр дә, чөнки үзләре дә белми. Шул ук вакытта Русиядә 20 кеше коронавирус йоктырган. Авыручылар саны якындагы ике айда артачак – экспертлар шундый фараз бирә. Болай булгач медицина битлекләре, яңадан сатуга чыксалар, ни хакта булырлар икән? Ә бит элегрәк вице-премьер Татьяна Голикова да, даруханәләр һәм фармкомпанияләр коронавирус белән бәйле хәлне үз максатларында кулланмаска һәм бәяләрне арттырмаска тиешләр, дип белдереп Федераль антимонополь хезмәткә һәм Роспотребнадзорга бу сорауны контрольдә тотарга кушкан иде. Ләкин бу чаралар да медицина битлекләре белән хәлне “йөгәнли” алмаган.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: