Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 март 2020, 14:20

Бурычың юкмы?

16 марттан 22 мартка кадәр район юлларында «Бурычлы» оператив-профилактик операциясе узачак.

Аның төп максаты - штраф түләмәүчеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарттыру. Гадәттәгечә, операциядә административ законнарны үтәтү бүлекчәләре, миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук участок полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм патруль-пост хезмәткәрләре катнаша.
Профилактик чарада катнашучылар штрафның законда билгеләнгән срокта түләнергә тиешлеген искәртәләр.
Бурычларыгыз һәм административ хокук бозуларыгыз турында Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлегендә белеп була. Адресы: Николо-Березовка авылы, Карл Маркс урамы, 10, кабинет 1.3. Шылтырату өчен телефон: 8-(34759)-7-70-80.
Читайте нас: