Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 март 2020, 17:30

Чокырларны ямау гадәттәгедән иртәрәк башланды

Җылы кыш безнең юлларга шул кадәр зур зыян салыр дип башыма да китерми идем. Кайбер урында, мәсәлән, Нефтекамадан Раздольега кадәр юл чокырлардан гына тора диярлек.

Яңавыл юл ремонт-төзелеш идарәсенең Краснокама участогы юл төзүчеләре бригадиры Данил Мәрвәров та минем фикерне раслады. Аның әйткәне рас инде, чөнки ул юл хуҗалыгында 1993 елдан башлап эшли. Бу еллар эчендә кышларның җылысы да, салкыны да булган. Әмма, үзе әйтүенчә, юлларның бу кадәр җимерелүен беренче тапкыр күрә ул.
Чокырларны ямау буенча гына да юл салучыларга эш күп, шунлыктан бу эшне быел гадәттәгедән иртәрәк башлап җибәргәннәр. Хәтта республика буенча алганда да бер атнада алданрак тотынгыннар. Башкортстанда юллардагы чокырларны икенче мартта ямый башладылар, ә безнекеләр 27 февральдә үк эшкә чыкты.
- Чокырларны ямаганда салкын асфальт белән эшлибез, - дип аңлата юл эшләре мастеры Линар Гәйнетдинов. – Башта былтыргыдан калган материалдан файдаланган идек, быел асфальтны Благовещенск шәһәреннән ташыйбыз. Бу эш тәҗрибәле «КамАЗ» водителе Венер Әхмәдуллинга ышанып тапшырылган.
Узган җомгада Юрий Гарифуллин, Артур Әхмәтов, Руслан Низаметдинов, Василий Коренев һәм Илдар Шәйнуровтан торган бригада Данил Мәрвәров җитәкчелегендә Нефтекама-Яңавыл автомобиль юлының Раздолье-Нефтекама өлешендә эшләде.
- Быел бу участокны капиталь ремонт көтә, шуңа күрә зур чокырларны гына ямыйбыз, - дип аңлата бригадир.
Башта фрезер белән чокырның өске өлешен кырдыралар. Бу эшне механизатор Александр Илютин бик төгәл башкара. Аннары куәтле компрессор белән чокырдан асфальт калдыкларын һәм тузанны өрдереп чыгаралар. Шуннан соң корыталар һәм чокырга салкын асфальт салалар. Тигезләгәч ул шунда ук ката.
Шушындый технология буенча көн саен 70-80 чокыр ямала. Нефтекама-Дүртөйле, Арлан-Әшит юлларында эшләгәннәр инде. Чокырларны ремонтлауны тизрәк тәмамлар өчен шимбә көнне дә эшлиләр.
Рим Әхмәтов
Читайте нас: