Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 март 2020, 19:15

Торак-коммуналь хуҗалык эшчеләрен хөрмәтләделәр

13 мартта район мәдәният йортында Торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәтләндерү эшчеләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бүгенге тормышны шушы хезмәтләрнең тотрыклы һәм тәүлек әйләнәсенә эшеннән күз алдына да китереп булмый, ә Торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәтләндерү эшчеләре көне - торак-коммуналь хуҗалык тармагы эшчеләрен котлар һәм аларга рәхәт белдерер өчен менә дигән сәбәп.
Аларны бу көнне район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин котлады.
- Торак-коммуналь хуҗалык район тормышын тәэмин итү системасында мөһим урын алып тора. Краснокамалыларның яшәү сыйфаты һәм шартлары торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең тотрыклы эшләвенә бәйле. Әмма өйләребездә җылы, ихаталарыбызда чиста чагында без аларга рәхмәт әйтергә онытабыз, ә менә чәк кенә тайпылыш булса, әрләргә керешәбез. Сезгә, иң яхшы һөнәри традицияләрне дәвам итеп намуслы эшләүчеләргә һәм район халкының ышанычын бәяләүчеләргә, рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәсем килә. Безнең төп бурычыбыз – Краснокама районын республиканың иң төзек һәм матур районнарының берсе итү. Һәм шушы бурычны хәл итәр өчен сезнең һөнәрилек, эшкә җаваплы каравыгыз мөһим, - диде Рөстәм Маратович котлау сүзләреннән соң.
Бәйрәмгә җыелучыларны район Советы рәисе, «Җылылык энергетикасы компаниясе» идарәче компаниясе»нең директоры Айрат Мортазин җылы котлады. Безнең предприятие һөнәри бәйрәмгә билгеле уңышлар белән килде, дип билгеләде ул. Хезмәтләр күләме һәм җитештерүчәнлек арткан, ә җылылык энергиясен югалтулар узган ел дәрәҗәсендә калган.
Бәйрәмнең рәсми өлешендә аерым уңышларга ирешкән эшчеләр район хакимияте башлыгы кулыннан бүләкләр алды. Аннары кунаклар алдында Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең һәм район мәдәният йортының иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Марина Журомскас
Читайте нас: