Югалучыны башкалар эзли башлый, әмма табалмыйлар. Шуннан соң ир-атлар 112 номеры буенча коткару хезмәтенә шылтырата. Балыкчыны эзләргә дип һава мендәрләрендә катер җибәрәләр. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, югалган ир-атның мәете табылган.
Җомга 13 мартта шушы ук авылда каргизгечтә балыкка киткән ике ир-ат боз астына төшеп китәләр. Бәхеткә, алар судан үзләре чыга. Каза күрүчеләрнең берсен, артык өшү сәбәпле, дәваханәгә салалр. Каргизгечне елгадан тартып чыгаралмаганнар, ул су астында калган.