Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 март 2020, 15:10

Комиссиясез түләп була

12 мартта каты көнкүреш калдыклары белән эш итүче төбәк оператор Нефтекамада “Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыяте клиентларын хезмәтләндерү үзәген ачты.

Бу - Башкортстанда ачылган икенче үзәк.
Краснокама районында яшәүчеләр дә шушы офиска килеп килешү төзи, түләргә кирәкле сумманы яңадан исәплү өчен гариза бирә, үзләре турындагы мәгълүматны төзәттерә, субсидия өчен бурычларның юклыгы турында белешмә яздыра һәм башка сорауларны ачыклый ала. Клиентларны хезмәтләндерү электрон чират буенча башкарыла. Офиста чүч чыгарган өчен түләүләрне комиссиясез кабул итү дә оештырылачак.
Офис шәһәр уртасында, хакимият белән янәшәдә урнашкан. Адресы: Нефтекама шәһәре, Ленин урамы, 30. Үзәк юридик шәхесләрне дә, аерым кешеләрне дә хезмәтләндерә.
Читайте нас: