Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 март 2020, 19:00

Кем өчендер ул - чирәмдә яланаяк йөрү, ә кем өчендер – туйганчы йоклау

20 мартта Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә.

Бу көн Берләшкән Милләтләр берләшмәсе тарафыннан бәхеткә омтылуның дөньяның төрле почмакларындагы кешеләрне берләштерүче уртак хис булуы идеясен яклау максатыннан билгеләнә.
Көн белән төн тигезләшкән көн буларак, 20 март көне юкка гына сайлап алынмаган, чөнки бу көнне кояш вакыт аралагы буенча һәркемгә дә бертигез яктырта.
Бәхеткә омтылыш кешелекнең төп максатының нигезен тәшкил итә. Кайбер психологлар фикеренчә дә, кешенең бәхете күп очракта аның үз алдына нинди максатлар куюына бәйле. Хәер, бәхет төшенчәсе күпкырлы төшенчә. Аны кем ничек аңлый һәм үзен кайчан бәхетле итеп тоя бит.
Кайбер илләрдә әлеге бәйрәм берничә атнага сузыла. Бу көннәрдә ярлыларга, авыруларга төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Кешеләр ешрак елмаерга, яхшы гамәлләр кылырга тырыша, кечкенә бүләкләр ясый. Синең елмаюың гына да кемнедер бәхетле итәргә мөмкин бит!
Бәхетле булуның 3 гади сере бар: үткәннәр өчен рәхмәтле булырга; бүгенгеңне яратырга; киләчәккә һәм яхшылыкка ышанырга кирәк.
Фото: https://stihi.ru/
Читайте нас: