Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
20 март 2020, 18:45

Юл кагыйдәләрен кабатладылар

«Игътибар – балалар!» кисәтү чаралары кысаларында Николо-Березовка мәктәбендә укучылар белән интерактив дәрес узды.

Икенче сыйныфларның юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары арасыннан иң актив укучылары сыйныф җитәкчеләре Е.Шилова һәм Н.Хөснетдинова белән «Мин – юл хәрәкәтендә катнашучы» спектаклен әзерләп күрсәттеләр.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор С.Исакова уен формасында «Юл кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел!» дигән викторина үткәрде. Юлны тиешле урында гына чыгарга кирәклеген балаларга тагын бер кат искәрттеләр, укучылар юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.
Светлана Исакова, инспектор.
Читайте нас: