Кичә, 26 мартта, Уфада Бизнесның эре ассоциацияләре белән киңәшмә узды. Анда отельерлар, урман сәнәгатьчеләре, металлурглар, рестораторлар, коммерцияле күчемсез милек милекчеләре, мәктәп туклануы өчен азык-төлек җитештерүчеләр, коммуналь ресурслар белән тәэмин итүчеләр министрлар белән очрашты һәм бизнеска ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Нигездә, алар салым йөкләнешен киметү, аренда ставкасын һәм коммуналь түләүләрне киметү буенча теләкләрен белдерде.
Андрей Назаров, шулай ук, бу хәвефле чорны бер-береңә ярдәм итеп, бергә үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.
Гомумән алганда, ул, эшкуарларның барлык тәкъдимнәре профильле ведомстволарга тапшырылачак, дип билгеләде.