Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 март 2020, 16:35

Мәчетләрдә җомга намазларына җыелмыйлар

Район мәчетләрендә җомга намазлары һәм гарәп телен өйрәнү буенча курслар үткәрелми.

- Яшьләр вирусны җиңелрәк кичерсә, картларның каты авыруы һәм өзлегеп калуы ихтимал, - ди Николо-Березовка мәчетенең имам-хәзрәте Зифел Нурисламов.
Мәчеткә кергән урында ике телдә игълан язып эленгән. Гарәп телен өйрәнү буенча дәресләр бу атна башында туктатылган. Имам-хәзрәт әйтүенчә, мәчеткә көненә ике-өч кеше килә, садака бирәләр һәм дога кылуны сорыйлар.
Мәчет хезмәткәрләре мөселманнарны өйдә калуларын, мәчеткә йөрүдән тыелып торуларын сорый.
Шундый ук кисәтү чаралары православие храмнарында да кабул ителгән.
Читайте нас в