- Җәмәгать урыннарында хокук бозулар, өйдә көч кулланулар артса, янгыннарның артуын сизсәк, мин туктап тормаячакмын һәм республика территориясендә «коры закон» игълан итәчәкмен, - диде Радий Хәбиров.
Өстәвенә, электән сәүдә үзәкләрендә азык-төлек кибетләрен, даруханә, зоокибетләрне япмаска дигән карар кабул ителгән булса, дүшәмбе БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә фуд-кортларны ябарга карар ителде.
- Практика күрсәтүенчә, халык күпләп шушы җәмәгать туклану урыннарында җыела. Шуңа күрә сәүдә үзәкләрендә тормыш итәргә кирәкле предприятиеләр генә эшләячәк, - диде төбәк башлыгы.