Агыйделдә боз китүе Краснокама районында яшәүчеләр өчен һәрчак күңелле вакыйга инде ул. Быел да елгада боз кузгалган көнне Иске Бөртек авылы янында яр буенда машина шактый гына җыелган. Кешеләр гаиләләре белән килгән.
Нефтекамадан кадәр килүчеләр бар хәтта. Шундый матур күренешне калдырып буламени инде, диләр.
Шул коронавирус дигәннәре бозларга ияреп китеп бетсен инде дип тә телиләр.
Әйткәндәй, быел елга бозы калын түгел.