Барлык яңалыклар
җәмгыять
31 март 2020, 13:10

Район гәзите укучылары белән кала

Киңкүләм хәбәрдарлык чаралары Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан коронавирус таралуына юл куймау максатында игълан ителгән ял атнасы турындагы Указда махсус пунктка бүленгән һәм анда болай диелгән: «Киңкүләм хәбәрдарлык чараларын чыгаручы һәм бастыручы оешмаларга 30 марттан 3 апрельгә кадәр оешмаларның эшен тәэмин итүче эшчеләр санын билгеләргә кирәк».

Безгә «Республика Башкортостан» нәшрият йортыннан да тиешле карар килде. Анда эш урыннарында гәзит чыгаручы һәм һөнәри бурычларын ерактан торып башкаручы кешеләрне билгеләргә кушылган иде. Шушы карар нигезендә без үзебезнең карарны булдырдык.
Шулай итеп, гәзит чыгару буенча эшне баш мөхәррир, җаваплы секретарь-мөхәррир урынбасары, вёрстка буенча инженер, корректор, реклама буенча белгеч һәм водитель башкаралар. Район гәзите журналистлары, сайт һәм социаль челтәрләр бүлеге мөдире, тәрҗәмечеләр еракн торып эшләүгә күчерелде.
Гәзитләр ял атнасында да һәм аннан соң да чыгачак. Аларны кешеләргә Русия почтасы таратачак. Почта бүлекчәләре килүчеләр өчен ябык булса жа, хат ташучылар үз эшен дәвам итә.
Редакциядә гәзит махсус режим бетмичә бирелмәячәк.
Ирина Вәлиева
Читайте нас