җәмгыять
31 Марта 2020, 13:15

Сорауларыгыз булса, хәбәр җибәрегез

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров кичке 20 сәгатьтән республиканың барлык халкы өчен үз-үзен изоляцияләү режимы кертелү турында указга кул куйды.

Шул уңайдан республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хезмәт мөнәсәбәтләре буенча сораулары туучылар өчен 8-960-80-666-45 номерлы элемтә чарасын булдырды. Бу - "Ватсап"тагы хәбәрләр өчен.

Сорауларыгыз булса, рәхим итеп, шушы телефонга юллагыз!
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Өегездән чыкмагыз!
Читайте нас