- Эльза Әхияровна, ничек уйлыйсыз, бу сорауга тулы бер ел багышларга кирәк идеме?
- Торак пунктларын төзекләндерү мәсьәләсенә соңгы елларда республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар көчәйде. Җирле башлангычларга булышлык итү, «Анык эшләр», «Башкорт ихаталары», подъездлар ремонтлау, «Туган авылым» программалары һәм башка проектлар шушы сорауларны хәл итүгә юнәлтелгән.
Шушы программалар кысаларында безнең авылларда да бик күп эшләр башкарылды. 2016 елда Саузбаш һәм Сауз авылларына газ кертелде. Моның өчен Яңа Кабаннан 21,7 километр магистраль газүткәргеч сузылды һәм Саузбаш урамнарында - җиде километр, Сауз урамнарында 2,8 километр газтүкәргеч төзелде.
Авылларда яшәүчеләр эшебезне югары бәяләде: бүген Саузда – йортларның 95 процентына, Саузбашта 85 процентына зәңгәр ягулык кергән. Шул ук вакытта йортларны газүткәргечкә тоташтыру буенча эш дәвам итә.
Быел ике авылда да җәмәгать биналарын газ белән җылытуга күчерергә ниятлибез. Моның өчен Саузбашта - урта мәктәпне, биләмә хакимиятен һәм мәдәният йортын, ә Саузда җәмәгать үзәген җылытачак газ казанлыклары төзергә кирәк. Аларны төзүгә проект-смета документациясе бар инде. Бу хыялны тормышка ашыру өчен 20 миллион сум акча кирәк. Саузбаш казанлыгы каршында быел бүләргә вәгъдә ителгән янгын сүндерү машинасы өчен җылы гараж төзү дә планга кертелгән. Янгын сүндерү машинасы безгә нык кирәк, чөнки авыл биләмәсе район үзәгеннән дә, шәһәрләрдән дә ерак урнашкан.
- Халыкны эчәр су белән тәэмин итәргә дә кирәк бит әле…
- 2014 елда Саузбашта суүткәргеч төзелде. Урамнарга янгын сүндерү өчен 19 гидрант урнаштырылды. Бүген алар барысы да төзек.
Саклауда суүткәргеч узган гасырның 80нче елларында төзелгән һәм урамнарга 9 гидрант куелган иде. Торбалар анда шактый тузды инде, шул сәбәпле өзеклекләр була. Шуңа күрә ел саен бер урамда су торбаларын яңартырга булдык. Былтыр Юл урамына 1332 метр яңа торба салдык. Быел Колхоз урамында суүткәргечне яңартырга телибез, моның өчен 1 миллион сум акча кирәк.
Шулай итеп, бөтен авылларда да суүткәргеч бар. Суны алар артезиан скважиналарыннан ала. Саузбашта суда тимер күп һәм эчәргә бик тәмле түгел. Шул ук вакытта безгә Агыйдел шәһәреннән торбалардан су килде. Соңгы елларда бу 15 километрдан артыграк суүткәргечтән файдаланмадык. Әлеге сорау белән Агыйдел шәһәре хакимиятенә мөрәҗәгать иттем. Шәһәр җитәкчелеге безгә ярдәм итәргә ышандырды. Җәй көне бу сорауны хәл итәргә кирәк инде.
- Юллар салу белән хәлләр ничегрәк тора соң?
- Саузбаш һәм Сауз авыллары арасында 2014 елда 4 километр юл салынды, 2018 елда тагын 5,5 километр өстәлде. Шуннан бирле авыл биләмәсенең өч авылы да «тышкы дөнья» белән асфальт юллар белән тоташты. Ә авыллардагы 16,2 километр юлның 5,8 километры гына асфальтлы.
Асфальт – кыйммәтле куаныч, шуңа күрә бөтен урамнарга да асфальт салыныр дип көтәсе юк. Өстәвенә, халык аз булганлыктан, авылларыбыз «Туган авылым» программасында катнаша алмый. Һәм без, кем әйтмешли, «башка юл белән барырга» булдык. 2018 елда Сауздагы бер урамны тигезләдек һәм комташ катнашмасы салдык. Бер дигән килеп чыкты. Үткән елда Саклауда Колхоз урамында шул ук эшне башкардык. Быел Саклауда - Үзәк урамны һәм Сауздагы Үзәк урамның бер өлешен ремонтларга ниятлибез.
- Соңгы елларда урамнарны төнлә яктырту турында сораулар күп булды…
- Урамнарны яктырту мәсьәләсе бездә күптән хәл ителде. Саклауда Үзәк урам азагында 4 лампа эләсебез бар. Әмма шул ук вакытта лампаларны светодиодлыга алыштырырга кирәк. Бу киләчәктә урамнарны яктыртуга чыгымнарны азайтырга булышачак.
- Авыл биләмәләрендә Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча байтак эшләр башкарылды. Бу уңайдан уңышларыгыз ничегрәк?
- Әлеге программа мөмкинлекләреннән яхшы файдаландык, дип уйлыйм. Саузбаш мәктәбендә тәрәзәләрне алыштырдык, Саклауда мәктәптә һәм балалар бакчаларында тәрәзәләрне яңарттык.
Шушы программа кысаларында Саклауда җәмәгать үзәгенә һәм фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалып, пандус куелды. Бу сорауда Саклауда яшәүчеләр зур активлык күрсәтә. Программада алар өченче ел катнаша һәм быел зират коймасын яңартырга карар иттеләр. Халыкның мондый башлангычы республика органнарында хуплау табар дип ышанасы килә. Саузбашта зират коймасы заман таләпләренә туры килә, ә менә Саузда алыштырырга кирәк. Шул авылда туып үскән Роберт Яляев зират йортын төзүне оештырды һәм акчалата ярдәм итте.
2018 елда торак пунктларын төзекләндерү буенча район конкурсында безнең авыл биләмәсе призлы урын алды һәм безгә 100 мең сум премия бирделәр. Шул акчага Сауз һәм Саклау авылларында карт агачларны кисүне оештырдык.
«Анык эшләр» проекты кысаларында Саузбаш мәдәният йортында болдырны яңарттык һәм пандус кордык. Мәдәният йортына илтүче сукмакка асфальт салдык. 100 мең сумга музыкаль аппаратура сатып алу үзешчән артистлар өчен яхшы бүләк булды.
- Чүп реформасы ничек гамәлгә ашырыла?
- Бу уңайдан да билгеле алга китешләребез бар. Былтыр 24 евроконтейнер сатып алдык һәм халыкка уңайлы урыннарга куйдык. Шуңа күрә каты калдыкларны җыю һәм чыгару буенча сораулар юк. Быел тагын өч евроконтейнер аласы һәм өч авылда сигез контейнер мәйданчыгы төзисе бар.
- Эльза Әхияровна, бу көннәрдә 55 яшегезне билгелисез. Үткән елларга әйләнеп карап, кайбер нәтиҗәләр ясау өчен менә дигән сәбәп бу. 55 яшьне халыкта «ике бишле» дип атыйлар. Үзегезнең эшегезгә нинди билге куяр идегез?
- Мин бәхетен туган җирендә табучылардан. Саузбашта тудым. Яңа Кабан урта мәктәбен тәмамлагач, мине Саузбаш мәктәбенә биология һәм химия укытучысы итеп куйдылар. Сарапул техникумында читтән торып бухгалтерга укыдым. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетын читтән торып тәмамладым.
Авыл Советы депутаты итеп сайлап, авылдашларым миңа, яшь кызга, ышанычларын белдерде. 1983 елда мине авыл Советы башкарма комитетына секретарь итеп чакырдылар. Һәм шуннан башлап мин халыкка хезмәт итәм. Авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарәчесе булып эшләдем. 2012 елдан авыл биләмәсе башлыгы вазифасындамын.
Гаиләдә ике ул үстердек. Тормышым гел бәйрәмнәрдән генә тормады. Унике ел элек улым Илмирне җирләдем, дүрт ел элек ирем үлде. Бик авыр булды, аеруча улымны югалткач. Гел кешеләр арасында булуым, аларның мәшәкатьләре белән яшәвем генә коткаргандыр, дип уйлыйм.
Әлеге вакытта бәхетле әнимен һәм оныгым Мәрьямнең яраткан нәнәсемен.
Бакчада эшләргә, чәчәкләр үстерергә яратам. Һәрчак кешеләр арасында булырга тырышам. Авыл биләмәсе башлыгы булганлыктан гына түгел, мин әле авыл биләмәсендәге хатын-кызлар советын да җитәклим.
Ә нинди билге куюга килгәндә, үз-үзеңә бәя бирү бөтен чакта да объектив булып бетми. Шуңа күрә мине һәм эшемне халык бәяләсен.