җәмгыять
2 Апреля 2020, 13:25

Гәзиткә язылу башланды!

Беренче апрельдән 2020 елның икенче яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу кампаниясе башланды.

Коронавирусның таралуына каршы юнәлтелгән чараларны исәпкә алып, карантин режимы чорында район гәзитенә язылу түбәндәге ысул буенча башкарыла.
Гәзитнең кәгазь һәм электрон версияләренә RBSMI.RU сайты аша язылырга мөмкин.
Өлкән яшьтәгеләр, әлбәттә, мондый ысулны һәм гәзитнең электрон версиясен яратып бетерми, алар өчен гәзит - кәгазьдә генә. Һәм алар электрон ысул белән язылырга да белмәскә мөмкин. Шуңа күрә әти-әниләрегезгә һәм өлкән яшьтәге якыннарыгызга район гәзитенә язылырга ярдәм итегез. Яки «Кама таңнары» гәзитенә үзегез яздырып, аларга бүләк ясагыз!
Читайте нас