Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 апрель 2020, 19:20

Спортчылар онлайн күнекмәләр үткәрә

«Приакмье» физкультура-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре, ә алар нигездә актив һәм хәрәкәткән кешеләр, спорчылар, өйдә тик утыра алмый. Шуңа күрә алар онлайн күнегүләр башлады.

Бүген "PROдвижение" проекты тренеры Вера Исмәгыйлова Instagramда туры эфирда күнегү үткәрде. «Эфирда барлыгы 26 катнашучы булды, шул исәптән, мин дә. Барысы да яхшы кәеф һәм энергия алды», - дип хәбәр итә комплекс директоры Татьяна Сайгина.
Йөзү буенча тренер Ольга Изилаева да үзенең яшь спортчыларын «компьютер буенча» күнектерде.
Ирина ВӘЛИЕВА

Читайте нас