Кама таңнары
+23 °С
Облачно
җәмгыять
31 Декабря 2020, 21:00

Бөрнеш авылына юл салына

Районда бәләкәй авылларга керү юлларын төзү дәвам итә.

По Федеральной целевой программе «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатлы программасы буенча бүген Бөрнеш авылына керү юлы төзелеше бара. Бу юлны Бөрнеш, Кыргыз, Яңа Татыш авыллары халкы бик озак көтте. Булган юлларын көз һәм яз көннәрендә яңгыр явып, ашалып беткән, шуңа күрә авылдан урау юл буенча чыгып йөрергә туры килгән – ә моңа байтак вакыт киткән. Бу югары сыйныф укучыларын Яңа Каенлыкка мәктәпкә йөрткәндә дә уңайсызлык тудыра. Шуңа күрә авылга турыга керү юлы төзеләчәген ишеткәч, авыл халкы бик шатларды. «Танып» җәмгыяте юлны июльдә үк төзи башлаган һәм бүгенгә эшләрнең 80 проценты башкарылган да инде. Проект буенча Бөрнеш авылына илткән юлның озынлыгы 3500 метр булырга тиеш, әлеге вакытка аның 3100 метрдан күбрәге асфальт салырга әзер. Дөрес, биредә эшләүче белгечләр әйтүенчә, алар эшләрне бераз соңлап башлаганнар, чөнки урыны бик катлаулы, һәм проект буенча ике күпер салу дә каралган. Проект катлаулы булганга, эшләрнең бәясе дә югары, күрәсең – 114 миллион сум.

- Районда без мондый катлаулы юлны беренче тапкыр төзибез, югыйсә, безнең оешма бу якларда байтак юл салды. Эшнең катлаулылыгы шунда ки, биредә сазлыклы урын, шуңа күрә эшләрнең күләме дә зур. Өстәвенә, проект буенча ик күпер төзү каралган – тиздән без бу эшләрне дә башлаячакбыз. Тагын да бу участоктан нефть һәм газ торбалар үтә, алар да эшне катлауландыра. Әмма без үз өстебезгә алган бурычларны сыйфатлы үтәргә тырышабыз - бу үзенә күрә безнең осталыкны тикшерү булачак, - ди участок мастеры Самвэл Геноян.
Һәм ул сөйләвенчә, булачак юл ныклы булсын өчен, урыны-урыны белән җирне дүртәр метрга күтәрергә дә туры килгән, ә кайбер участокларда киләчәктә убылып төшмәсен өчен, махсус китергән җир белән алыштырганнар. Болардан тыш, өч нефть торбасын гильзалаганнар, газ торбаларының икенчесен гильзалауны тәмамлап киләләр.
- Шулай ук безгә газ торбасын 300 метрга күчерергә туры киләчәк – бу эшне шушы көннәрдә башлаячакбыз. Менә шулай бер юл салу белән бергә үк вакытта башка эшләр дә башкарырга туры килә, авырлыкларны әкренләп җиңә барабыз, әмма шул ук вакытта таләпләрне дә үтибез, иң мөһиме – юлның сыйфаты турында онытмыйбыз, - дип өсти Самвэл Степанович.
Бүген 7 метр киңлектәге юл күзгә күренеп тора, метр ярымлык юл кырыена комташ һә вакташ салынган да инде. Хәзер юл эшчеләре юл хуҗалыгы лабораториясен көтә - ул моңа кадзр эшләнгән эшләренең сыйфатын тикшерергә һәм асфальт салырга рөхсәт бирергә тиеш. Әйткәндә, эшләрнең һәр этабын юл эшчеләре уңай сөземтәләр алгач кына башлаган, шуңа күрә технологияләрне үләп эшлиләр дип кыю әйтергә була.
Эшләргә күп техника җәлеп иткәнгә күрә, «Танып» җәмгыятенең эшләре дә тиз бара. Мәсәлән, бүген объектта 2 экскаватор, 3 каток, төягеч, 12 үзбушаткыч машина эшли. Шуңа күрә юл эшчеләре төзелешне килешүдә каралган срокка тәмамларбыз дип ышана. Димәк, тиздән тагын берничә бәләкәй авыллар халкына олы юлга чыгу проблемасы бетәчәк дигән сүз.
Читайте нас