Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 гыйнвар 2021, 02:00

Пенсия турындагы законга кул куелды

Русия Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясенең пенсия тәгаенләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль законга кул куйды. Документ киләсе ел башыннан көченә керәчәк.

Август ахырында Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгатендә пенсия яшен арттыру пенсия системасының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен кирәк, дип белдерде. Шуның белән бергә ул Хөкүмәт керткән закон проектына үзгәрешләр тәкъдим итте.
7 сентябрьдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр турында” Бшкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” Законга кул куйды. Элек социаль ярдәм чаралары пенсиягә чыккан гражданнарга гына күрсәтелсә, хәзер 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ирләр, пенсиядә булу-булмауларына бәйсез рәвештә, ташламалар алачак.
Аерым алганда, торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча айлык акчалата компенсацияләр, хезмәт ветераннарына, озайлы эш стажы булган ветераннарга түләүләр, мактаулы исемнәре һәм аерым хезмәтләре булган ветераннарның пенсияләренә өстәмә каралган.
Закон республика бюджеты акчасы исәбенә гамәлгә ашырылачак.
Читайте нас